Медицина оешмаларына Мәҗбүри медицина иминияте фондыннан коронавируска каршы көрәшкә өстәмә акчалар җибәрәчәкләр

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе, 12:10

Татарстан Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының маяга калдырылган акчаларын коронавирус эпидемиясе чорында медицина оешмаларына ярдәм итүгә юнәлдерергә мөмкиннәр. Бүгенге утырышта  «2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» законга үзгәрешләр каралды. Закон проекты берьюлы өч укылышта кабул ителде һәм Президентка имзага җибәрелде.

«2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законының 7 статьясына үзгәреш кертү хакында»  закон проекты  Фондның нормалаштырылган иминият запасы чараларын куллану юнәлешләренә өстәмәләр кертә. Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында федераль закон белән үзгәрешләр кертү мөмкинлеге каралган.

Закон проекты белән, гадәттән тыш хәл шартларында һәм (яки) әйләнә-тирәдәгеләргә куркыныч тудыра торган авырулар таралу янаганда территориаль мәҗбүри медицина иминияте программасы белән билгеләнгән медицина ярдәме күләмнәре киметелүгә бәйле рәвештә медицина оешмаларына алып бетерелмәгән керемнәрен компенсацияләү чараларын финанс белән тәэмин итүгә Фондның нормалаштырылган иминият запасы акчаларын җибәрү мөмкинлеге күздә тотыла."Финанслауның тиешле күләме медицина учреждениеләренә федераль акчалар хисабына җиткереләчәк", - дип ассызыклады ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу Мифтахова.

Закон проекты Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында каралган. "Докладта яңгыраган бюджет параметрлары комитет әгъзалары тарафыннан хупланды, - дип ассызыклады комитет рәисе урынбасары Камил Нугаев бу нисбәттән ясаган чыгышында,  – Фонд бюджетының керем һәм чыгым өлешенә үзгәрешләр кертелми. Закон проектына барлык нәтиҗәләр дә бар, документ лингвистик экспертиза узды ".

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International