Конституция суды судьясы вәкаләтләрен туктату механизмын ачыкланды

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе, 12:25

Бүген Дәүләт Советы утырышында Конституция суды турында республика законының 12 статьясына үзгәреш кертү турында закон проекты каралды. Закон проекты Татарстан Республикасы Конституция суды судьясы вәкаләтләрен туктату механизмын ачыклый.

«Тәкъдим ителгән проект Татарстан Республикасы Конституция суды судьясы вәкаләтләрен туктатуга кагылышлы мәсьәләләрне җайга салуны камилләштерү максатларында эшләнгән», - дип ассызыклады Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин, закон проектын тәкъдим итеп.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Законының 12 статьясының өченче өлеше нигезләмәсе вәкаләтләр чоры узган судьяга үзе катнашында башланган эш буенча йомгаклау карары кабул ителгәнче судья вазыйфаларын үтәүне дәвам итү мөмкинлеген бирә.

«Татарстан Республикасы Конституция суды турында» Татарстан Республикасы Законының бер-берсенә бәйле булган 4 статьясындагы икенче өлеше һәм 31 статьясындагы икенче өлеше нигезләмәләрендә каралганча, Татарстан Республикасы Конституция суды составындагы судьяларның кимендә өчтән  икесе булганда үз эшчәнлеген башкарырга хокуклы. Моңа бәйле рәвештә берничә судьяның вәкаләтләре берүк вакытта туктатылу, вазыйфага яңа судьяларны объектив сәбәпләр аркасында озак вакыт дәвамында билгеләп куеп булмаган очракта, Татарстан Республикасы Конституция суды составындагы судьяларның гамәлдәге составы үз эшчәнлеген гамәлгә ашырырга хокуксыз булган санда калуга китерә, моңа бәйле рәвештә гражданнар үзләренең суд яклавына конституциячел хокукларын гамәлгә ашыра алмыйлар.

Бәян ителгәннәрне исәпкә алып, конституциячел эшләр алып баруның өзлексезлеген һәм гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклау институтының тотрыклы эшләвен тәэмин итү максатларында закон проектында, Татарстан Республикасы Конституция суды судьясының вәкаләтләр чоры узганнан соң ул вазыйфага яңа судья сайлап куелганчыга кадәр үз вазыйфаларын үтәүне дәвам итә, дип билгеләү тәкъдим ителә.

Закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International