Дәүләт Советы Хисап палатасының 2019 елдагы эше турында отчет тыңлады

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе, 12:45

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында депутатлар Татарстан Республикасы Хисап палатасының 2019 елдагы эше турындагы хисапны карадылар. Бу мәсьәлә буенча ТР Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов чыгыш ясады.

Алексей Демидов узган елда  Дәүләт Советы йөкләмәсе буенча ТР Хисап палатасы тарафыннан берничә контроль чара үткәрелүен, аларның нәтиҗәләре профильле комитетлар утырышларында каралуын, тәкъдимнәр белән хисаплар республика Хөкүмәтенә җибәрелүен хәбәр итте.

Докладчы әйтүенчә, ТР Хисап палатасы эшенең нәтиҗәлелеге ике төп аспект белән билгеләнә. Беренчесе –бюджет процессын камилләштерү буенча системалы карарлар кабул итү өчен тәкъдимнәр әзерләү максатыннан ачыкланган хокук бозулар буенча эксперт, аналитик эш алып бару. Икенчесе – контроль эшчәнлек нәтиҗәләренә ихтыяҗ. Хисап палатасы хокук бозуларны һәм җитешсезлекләрне бетерүне, матди зыянны булдырмау, гаеплеләрне җаваплылыкка тарту буенча чаралар күрүне таләп итә.

2019 елда барлыгы 3 миллиард 829 миллион 433 мең сумлык хокук бозулар ачыкланган. Ачыкланган хокук бозулар буенча күрелгән чаралар 91% тәшкил итә.

Алексей Демидов алга таба контроль эшчәнлеген камилләштерергә, хокук саклау органнары белән хезмәттәшлекнең гамәли нәтиҗәләрен арттырырга мөмкинлек бирәчәк мәсьәләләр даирәсен билгеләде. Беренче чиратта, сүз илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында барды, аның кысаларында мониторинг һәм контроль системасын формалаштыруның мөһимлеге ассызыкланды.

"2019 ел – илкүләм проектларны гамәлгә ашыра башлау, җаваплылык зоналарын билгеләү, мониторинг һәм контроль системасын формалаштыруның башы булып торды. Дәүләт программаларының үтәлешен, бюджет акчаларын тотуны, максатчан күрсәткечләргә ирешүне контрольдә тоту системалы рәвештә башкарыла. Чыгымнарның нәтиҗәлелеге – бюджет ассигнованиеләрен конкрет ахыргы максатлар белән бәйләү төп бурыч булып тора", - диде Хисап палатасы башлыгы.

Докладчы билгеләп үткәнчә, алдынгы мәгълүмати, цифрлы технологияләрне киң куллану, ерактан торып контроль чаралар форматын кертү һәм үстерү буенча мөмкинлекләр аз түгел, бу аналитик мәгълүматны формалаштыру буенча  эшкә чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Ахырда Алексей Демидов аудиторларның һәм инспекторларның тәҗрибә составы формалаштырылуын, аларның һөнәри дәрәҗәсен саклау һәм үстерү алга таба ТР Хисап палатасы турындагы законны үтәү буенча нәтиҗәле эшне тәэмин итәчәгенә игътибар юнәтте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International