Гадәттән тыш хәл режимы кертелгәндә Татарстан Хөкүмәтенә мәҗбүри үтәлергә тиеш булган кагыйдәләрне билгеләү вәкаләте йөкләнә

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе, 12:21

Бүген Дәүләт Советы утырышында «Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында» Татарстан Республикасы Законының 9 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты каралды.

Документ яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралуга кичектергесез жавап бирү кирәклегенә бәйле рәвештә барлыкка килә торган мөнәсәбәтләрне җайга салу булган «Россия Федерациясенең аерым закон актларына гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү мәсьләләре буенча үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә әзерләнгән.

Закон проектын тәкъдим иткән Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев билгеләп үткәнчә,  алар нигезендә Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнарының вәкаләтләре исемлегенә көчәйтелгән әзерлек яисә гадәттән тыш хәл режимы кертелгәндә гражданнар һәм оешмалар тарафыннан мәҗбүри үтәлергә тиеш булган үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен билгеләү вәкаләтләре өстәлгән.

Закон проекты тарафыннан республика территориясендә күрсәтелгән вәкаләтләрне Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашыруны закон нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына беркетү тәкъдим ителә.

Депутат корпусы күрсәтелгән закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International