Торак законнарындагы үзгәрешләр каралды

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе, 13:10

Бүген ТР Дәүләт Советы ТР торак законнарына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проектын кабул итте. Документ республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән.

«Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында»  Татарстан Республикасы Законының 7 статьясындагы 1 өлешенең  14 пунктының үз көчен югалтуын тану хакында» ТР законы проектын тәкъдим итеп, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча парламент комитеты рәисе Александр Тыгин «РФ Торак кодексының 161 һәм 163 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон белән күпфатирлы йортлар белән идарә итү базарында конкурентлы мохит үсешен тәэмин итү максатларында, биналарның барысы яки күбесе дәүләт яки муниципаль берәмлек милкендә булган  күпфатирлы йорт белән идарә итү өчен идарәче оешманы сайлап алуның бердәм конкурс тәртибе билгеләнде, дип билгеләп үтте.

Мондый күпфатирлы йортлар белән идарә итү ачык конкурс нәтиҗәләре буенча сайланган идарәче оешма белән төзелгән килешү нигезендә гамәлгә ашырыла.

Конкурс җирле үзидарә органы тарафыннан РФ Хөкүмәтенең 2006 елның 6 февралендә чыгарылган 75 нче карары белән билгеләнгән тәртиптә үткәрелә.

Бер үк вакытта РФ Торак Кодексының 163 статьясындагы 1 өлеше үз көчен югалткан дип танылды, аның нигезендә дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары гавами милектәге күпфатирлы йорт белән идарә итү тәртибен мөстәкыйль рәвештә билгели ала.

Шуңа бәйле рәвештә закон проекты белән әлеге ТР Законының 7 статьясындагы 1 өлешенең 4 пункты үз көчен югалткан дип таныла.

Дәүләт Советы закон проектын беренче һәм өченче укылышта кабул итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International