Сәнәгать сәясәте турындагы законнарга үзгәрешләр кертелде

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе, 13:17

Бүген ТР Дәүләт Советы «Татарстан Республикасында сәнәгать сәясәте турында» Татарстан Республикасы Законының 6 һәм 11 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» закон проектын карады һәм кабул итте. Аны Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы Марат Галиев тәкъдим итте.

Закон проекты беренче укылышта Дәүләт Советы тарафыннан 12 мартта сигезенче утырышта кабул ителгән иде.

Марат Галиев икенче укылышка редакцион характердагы ике төзәтмә керүен әйтте һәм аларны кабул итәргә тәкъдим итте. Законның 6 статьясындагы 2 өлешендә, сәнәгать өлкәсендә вәкаләтле орган үз компетенциясе кысаларында РФ Хөкүмәте билгеләгән тәртиптә инвесторлар тарафыннан махсус инвестицион контракт буенча йөкләмәләрнең үтәлешен контрольдә тотуны гамәлгә ашыра, дигән пункт белән тулыландырырга тәкъдим ителә. Шулай ук Татарстан Республикасы белән РФ һәм муниципаль берәмлекләр белән беррәттән махсус инвестицион контракт төзи торган яклар исемлеген тулыландыру тәкъдим ителә.

Дәүләт Советы закон проектын икенче һәм өченче укылышта кабул итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International