Коммерцияле булмаган оешмалар белән идарә итүдә вазыйфаи затларның катнашу тәртибе үзгәрә

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе, 13:20

Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында депутатлар республиканың аерым закон актларына коммерцияле булмаган оешмалар белән идарә итүдә аерым категория вазыйфаи затларның катнашу тәртибен камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проектын карадылар. Закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Закон проектын тәкъдим итеп, парламентның Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин хәбәр иткәнчә, документ республика законнарында "Ккоррупциягә каршы тору турында РФ законнарын камилләштерү максатларында РФ аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында"Федераль законның аерым нигезләмәләрен гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән. Федераль закон нигезендә дәүләт һәм муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның, граждан һәм муниципаль хезмәткәрләрнең коммерциячел булмаган оешмалар белән идарә итүдә катнашуына кагылышлы РФ законнары нигезләмәләре аныкланды.

Шулай итеп, РФ субъекты дәүләт хакимиятенең закон чыгару органы депутатларына РФ субъекты дәүләт хакимиятенең закон чыгару органына алдан хәбәр итеп, РФ субъектларының дәүләт вазыйфаларын биләүче калган затларга, шулай ук муниципаль вазыйфаларны биләүче затларга – РФ субъектының иң югары вазыйфаи затына алдан хәбәр итеп, эш хакы алмыйча гына коммерцияле булмаган оешмалар белән  идарә итү хокукы бирелде.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә карата  шундый ук хокук аларны эшкә яллаучының вәкиленең алдан рөхсәте белән каралган.

Закон проекты белән ТР Муниципаль хезмәт турында кодексына һәм "Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында" һәм " Татарстан Республикасында Дәүләт вазыйфалары турында" ТР законнарына тиешле үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International