Халыкка хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре тыңланды

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе, 13:30

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның 2019 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре һәм әлеге оешмаларның эшчәнлеген камилләштерү буенча күрелә торган чаралар турында мәҗбүри гавами хисабы  Дәүләт Советы утырышында каралды. Бу нисбәттән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева чыгыш ясады.

"Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү иҗтимагый контрольнең бер формасы булып тора һәм гражданнарга хезмәт күрсәтү шартлары турында мәгълүмат бирү, шулай ук бәяләнә торган учреждениеләр эшчәнлегенең сыйфатын күтәрү максатларында үткәрелә, - дип билгеләп үтте вице-премьер. - 2019 елда сыйфатка бәйсез бәя республика тарафыннан гамәлгә куелган 177 социаль өлкә оешмасына һәм муниципаль берәмлекләр гамәлгә куйган 1138 оешмага карата үткәрелде. Анкетада 127 мең кеше катнашты".

Мәгариф өлкәсендә бәйсез бәяләү нәтиҗәләре - 96, 36 балл, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә - 95, 12, сәламәтлек саклау өлкәсендә - 88, 8 һәм мәдәният өлкәсендә- 78, 7 балл (мөмкин булган йөз балл) тәшкил иткән.

Ләйлә Фазлеева сүзләренә караганда, халыкка хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләгәндә ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү планы кабул ителәчәк.  План үтәлешен ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Ведомствоара эшче төркем контрольдә тотачак.

"2020 елда бәйсез бәяләү уздыру өчен кирәкле шартлар белән тәэмин итү эше иҗтимагый оешмалар катнашында һәм массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәмендә дәвам итәчәк", - дип йомгак ясады Ләйлә Фазлыева.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International