Рөстәм Миңниханов парламентчыларны пандемия шартларында кешеләр белән элемтәне югалтмаска чакырды

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе, 13:54

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар коронавирус инфекциясе таралудан килеп чыккан кризис күренешләреннән зыяннарны минимальләштерү буенча Татарстан Республикасында күрелә торган чаралар турында мәгълүмат тыңладылар. Докладны ТР Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте.

Премьер-министр билгеләвенчә, Татарстанда эшчәнлеге инфекция таратуга каршы тору чараларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән махсус оператив штаб оештырылган. Башка илләрдәге вәзгыятьне өйрәнгәннән соң, гыйнвар ахырыннан ук республика актив рәвештә профилактик чаралар күрә башлаган. Шулай итеп,  авыру йоктыру куркынычы аеруча кискен торган кешеләр өчен обсерваторлар оештырылган һәм медицина учреждениеләре әзерләнгән. Хәзерге вакытта махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтү өчен 26 дәвалау учреждениесендә 3 мең койкага билгеләнгән.

Медицина учреждениеләре кирәкле җиһазлар, дару препаратлары, индивидуаль яклау чаралары һәм квалификацияле персонал белән тәэмин ителгән. 4815 белгеч әзерләнгән. 10 лабораториядә  вируска тест үткәрелә.

Алексей Песошин искәрткәнчә, 19 марттан башлап республикада гадәттән тыш хәлләргә югары әзерлек режимы кертелгән, ә 30 марттан чикләү чаралары көчәйтелгән. 22 апрельгә 355 кешедә коронавирус  инфекциясе расланган: аларның 149ы стационарда, 166сы амбулатор дәвалануда, 40 кеше савыккан. Карантина режимында 1597 кеше бар.

Вирусның таралуын киметү максатларында чаралар күрү дәвам итә. 6 апрельдән мәктәп укучылары һәм студентлар укуның дистанцион формасына күчерелгән. Шул ук вакытта максималь кыска вакыт эчендә кирәкле бөтен инфраструктура булдырылган, ә дистанцион уку өчен гаджетлары булмаган мәктәп укучылары өчен заманча планшетлар, компьютерлар сатып алынган.

«Барлык чаралар фәкать бер максат - республика халкының тормыш иминлеген һәм сәламәтлеген тәэмин итү өчен башкарыла. Кешеләрнең сәламәтлеге - ул иң югары өстенлек! "- дип ассызыклады Алексей Песошин.

Халыкка,  бигрәк тә мохтаҗларга социаль ярдәм күрсәтү өчен  республикада «Ярдәм янәшә!» хәрәкәте башланды. Аның эшчәнлегенә бизнес, предприятиеләр һәм барлык битараф булмаган кешеләр үз өлешләрен кертә, өлкәннәргә һәм инвалидларга дарулар, азык-төлек һәм беренче кирәкле товарлар китерү буенча волонтерлар актив эшли. Хәзер республикада 5 меңгә якын волонтер бар. Көнгә уртача алганда ярдәмгә мохтаҗ гражданнардан 300 дән артык шалтырату теркәлә. 21 апрельгә алардан кергән 8 меңнән артык үтенеч  кәнагатьләндерелгән.

Моннан тыш, дәүләт хезмәтләре, дистанцион укыту, социаль ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирә торган Yardam.ru бердәм сервисы оештырылган. Үзизоляция чорында балалар бакчасы өчен абонент түләве гамәлдән чыгарылган. Социаль челтәрләрдә онлайн режимында республика артистлары концертлары, спорт һәм зарядка белән шөгыльләнү, театрлар проектлары һәм музейларны виртуаль карау оештырылган.

Алексей Песошин  республикада кыска вакыт эчендә хәрәкәт итүгә рөхсәт бирү буенча сервис оештырылуына игътибар юнәлтте, ул даими рәвештә яңартылып тора.

Республикада медицина битлекләре җитештерүне оештыру буенча да чаралар күрелгән. 20 тегү производствосы көн саен 68 мең данәдән артык битлек тегә. Тагын 7 предприятие аена 35 млн. битлек  чыгару мөмкинлеге булган 13 линия сатып алу буенча контракт төзегән. Линияләрнең бер өлеше инде файдалануга тапшырылган.

Икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү максатларында республика Хөкүмәте тарафыннан түбәндәге юнәлешләр буенча чаралар планы расланган: бәяләрне мониторинглау һәм контрольдә тоту, беренче чиратта кирәкле товарлары белән тәэмин итү; хезмәт базары һәм мәшгульлеккә ярдәм; куркыныч янаган икътисад тармакларына ярдәм; кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм; гомумсистемалы чаралар. Планны гамәлгә ашыруны координацияләү оператив штаб һәм республиканың башкарма һәм закон чыгару органнары вәкилләре, федераль башкарма хакимият органнарының һәм оешмаларының территориаль структуралары вәкилләре кергән ведомствоара эшче төркем тарафыннан башкарыла.

Төп социаль әһәмиятле товарларга бәяләр һәм аларның запаслары буенча көндәлек мониторинг алып барыла. Әлегә бәяләрнең кискен үзгәрешләре һәм товарлар кытлыгы күзәтелми. Азык-төлек продуктларына бәяләрне нигезсез арттыру фактлары раслаган очракта, дип ассызыклады Премьер-министр, кискен  чаралар күреләчәк, шул исәптән прокурор реакциясе дә.

Җирле үзидарә органнары, мәшгульлек үзәкләре һәм предприятиеләр белән берлектә хезмәт базарына оператив мониторинг уздырыла.

Федераль һәм республика дәрәҗәләрендә система барлыкка китерүче предприятиеләр һәм оешмалар исемлеге расланган. Аларның финанс-икътисадый торышына мониторинг һәм контроль җайга салынган.

"Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан кризисның тискәре йогынтысын киметергә мөмкинлек бирә торган чаралар күрелә. Республикада аларны тулысынча үтәү һәм гамәлгә ашыру контроле оештырылган», - диде Алексей Песошин.

Иң зыян күргән тармакларда эшчәнлек алып баручы 45 меңгә якын кече һәм урта предприятиеләргә һәм шәхси эшмәкәрләргә салым түләү сроклары озайтылган, шул исәптән 13 меңгә якынына иминият кертемнәрен түләү буенча озайтылган. Эшсезлек буенча пособиеләр түләү буенча актив эш алып барыла, аларның күләме 12 мең 130 сумга кадәр арттырылган. Әлеге чарадан 12 меңгә якын кеше файдаланган.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча ТР Хөкүмәте тарафыннан, зыян күргән тармакларның федераль исемлегенә кермәгән оешмаларның икътисади эшчәнлегенә ярдәм итү өчен, илнең башка субъектларында кабул ителгән чаралардан аермалы буларак, 1 млрд. 300 млн. сумлык финанслау күләме булган тулы бер программалар комплексы әзерләнгән. Бу акчалар предприятиеләргә чимал сатып алу, хезмәт күрсәтүләр өчен түләү, җиһазлар сатып алу һәм хезмәт хакын түләү мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итәчәк.

Республика ярдәм чаралары процедуралары  гади һәм файдалану өчен аңлаешлы булачак, дип ышандырды докладчы.

«Барлык программалар да эшкуарларның тәкъдимнәрен, шул исәптән килеп туган хәлдә бизнес алып бару мәсьәләләре буенча республика Президенты белән онлайн-очрашулар кысаларында әйтелгәннәрне дә  исәпкә алып әзерләнде », - дип хәбәр итте Премьер-министр.

Парламентарийлар сорауларына җавап биреп, Премьер-министр, республика, бөтен ил кебек үк, коронавирус таралу сәбәпле барлыкка килгән ситуациянең ни дәрәҗәдә тирән булачагын әлегә  белми, финанс мәсьәләләрен хәл итүдә сак булырга кирәк, дип белдерде. Докладчы әйтүенчә, республика бюджеты беренче кварталда гына да 12 млрд. сумлык табыш югалткан, шуның нәтиҗәсе буларак, Татарстан бюджетын оптимальләштерергә мәҗбүр  булганнар.

"Президент кушуы буенча без гамәлдәге барлык программаларны да саклап калдык. Беренчедән, бу үзебезгә алган йөкләмәләрне үтәү, икенче яктан, мәшгульлекне тәэмин итү.  Һәрвакыт балык бирергә кирәкми, кайвакыт кармак та бирергә кирәк. Вәзгыять үскән саен өстәмә чаралар күреләчәк», - дип ышандырды ул.

Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова фикер алышу барышында билгеләп үткәнчә, медицина хезмәткәрләре инфекция белән көрәшнең алгы сафында тора, "тәүлекнең  24 сәгатендә зарланмыйча, тыныч кына үз бурычларын үтиләр".

 "Бүген күпләр хәтта өйләренә дә кайтып китә алмыйлар, иганәчеләр медикларга файдалануга тапшырган кунакханәдә куналар. Мондый авыр хезмәттән соң аларга һәм аларның гаиләләренә тернәкләндерү, шифаханә-курорт дәвасы,  психологик ярдәм кирәк булачагын аңлыйбыз", - диде парламентарий һәм медицина хезмәткәрләренә ярдәм итү буенча хәйрия акциясен башлап җибәрергә тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, барыннан да элек, гражданнарның иң якланмаган категорияләренә ярдәм күрсәтүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, республикада вәзгыять "бик катлаулы һәм киеренке", шуңа күрә эшне дөрес оештырырга кирәк.

"Без нибары бер ай  шундый хәлдә яшибез. Проблема шунда ки, коронавирус йоктыручыларның  саны арта, без инде чирнең ничек таралуын аңламый башладык. Беренче дулкын - чит илләрдән кайтучылар аркасында килеп чыкты, икенчесе - Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан килүчеләр алып килгән очраклар, өченче дулкын - безнең вахта  белән йөреп эшләүчеләр. Инфекция тиз тарала, - диде ул. - Безгә беркем дә ярдәм итмәячәк, без үзебезгә исәп тотарга тиешбез. Ниндидер федераль ярдәм һичшиксез булачак, әмма республикада без бизнес, бергәлек белән эшне оештырырга тиеш.  Депутатлар бу эшнең башында торырга  тиеш. Кешеләр белән контактта  булу - бик мөһим. Әмма куркынычсызлык чараларын үтәргә кирәк".

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатлардан да, республика халкыннан да коронавируска кагылышлы күпсанлы сораулар килүен,  бу нисбәттән Министрлар Кабинетына үз вакытында мәгълүмат бирүе  өчен рәхмәт белдерде.

Парламент җитәкчесе депутатлар республика штабы яки тармак министрлыклары адресына үз тәкъдимнәрен юлларга мөмкин, алар җентекләп каралачак дип билгеләп үтте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International