Фәрит Мөхәммәтшин Төркия Республикасы парламентарийларын Бөек Милли Мәҗлеснең 100 еллыгы белән котлады

2020 елның 24 апреле, җомга, 15:36

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Төркия Республикасы парламентарийларын Бөек Милли Мәҗлеснең  100 еллыгы белән котлады. Татарстан парламенты башлыгы Төркиянең Бөек Милли Мәҗлесе рәисе Мостафа Шентопка хат юллады.

"Үз эшчәнлеген башлаганнан  алып Төркия парламенты дәүләтне һәм җәмгыятьне үзгәртеп кору, Төркия Республикасын игълан итү, илнең интенсив иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади үсешен булдыру кебек тарихи вакыйгалар эчендә кайный.  Бүген Төркия парламентарийлары Бөек Милли Мәҗлеснең беренче рәисе булган  Мостафа Кемаль Ататөрек  вакытында нигез салынган традицияләрне лаеклы дәвам итә», - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, - Татарстан Республикасында без Бөек Милли Җыен депутатларының  Төркия белән Татарстан арасындагы төбәкара хезмәттәшлекне ныгытуга керткән өлешен югары бәялибез. Безнең тугандаш халыкларның уртак тарихи тамырларга һәм Төркия белән Татарстан икътисадының күпкырлы потенциалына нигезләнгән дустанә хезмәттәшлеге алга таба да Россия-Төркия партнерлыгын киңәйтүгә үз өлешен кертер дип ышанам».

ТР Дәүләт Советы Рәисе барлык төрек халкына нык сәламәтлек, иминлек һәм барлык башлангычларда уңышлар теләде. Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук COVID-19 пандемиясе китергән сынау нәтиҗәләре уртак тырышлык белән уңышлы  булыр дип өмет белдерде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International