Казанда Габдулла Тукайны искә алдылар

2020 елның 26 апреле, якшәмбе, 13:06

Бүген, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 134 ел тулу уңаеннан, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Г.Тукай бакчасында шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салды.

Татарстанда бөек шагыйрьнең туган көнендә, гадәттәгечә, Туган тел көнен билгеләп үтелә. Бүген аерым санитария-эпидемиология вәзгыяте аркасында, бу уңайдан массакүләм чаралар  оештырылмады.

Үз-үзеңне изоляцияләү режимының барлык җаваплылыгын аңлап, республика җитәкчелеге тарафыннан күмәкләп чәчәкләр салуны булдырмаска дигән карарга  киленде. Татарстан җитәкчеләре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләрне аерым-аерым килеп салды.

Туган тел көне уңаеннан республика театрлары һәм музейлары тарафыннан дистанцион режимда тематик чаралар үткәрелә, ә социаль челтәрләрдә әдәби флешмоблар һәм марафоннар уза.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International