Фәрит Мөхәммәтшин: "СВО ветераннарын иминлек һәм иртәгесе көнгә ышаныч белән тәэмин итәргә кирәк»

2026 елның 29 апреле, чәршәмбе, 15:34

Бүген Казан дәүләт казна дары заводы мәйданчыгында «Татарстан - Яңа гасыр» депутатлар төркеменең һәм «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр республика иҗтимагый хәрәкәтенең күчмә утырышы булды. Анда катнашучылар республика предприятиеләрендә махсус эш урыннары булдыру мәсьәләләре, шулай ук СВО ветераннары, шул исәптән инвалидлар өчен гарантияләр һәм компенсацияләр турында фикер алыштылар. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» республика хәрәкәтенең Югары Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин үзенең сәламләү сүзендә Казан дары заводы җитәкчелегенә предприятие эше, аның тарихы һәм потенциалы белән җентекләп танышу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. "Әйтергә кирәк, бу теманы без нәкъ менә монда – Татарстан Республикасының хәзерге Россиядәге иң өлкән оборона-сәнәгать предприятиесендә карыйбыз, анда 5 меңнән артык кеше хезмәт куя, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Республика предприятиеләрендә махсус эш урыннары булдыру мәсьәләләре һәрвакыт дәүләт хакимияте органнарының игътибар үзәгендә булды».

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, 2026 ел башына Татарстанда кече һәм урта предприятиеләр саны 185 меңгә җиткән. Махсус хәрби операция башлану белән махсус хәрби операциядә катнашучыларның хезмәт гарантияләре, хәрби хәрәкәтләр зонасыннан кайткан ветераннарны эшкә урнаштыру мәсьәләләре аеруча әһәмияткә ия.

Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, 2022 елдан федераль дәрәҗәдә СВО катнашучыларына һәм аларның якыннарына ярдәм итүгә кагылышлы 164 закон кабул ителгән. Алар арасында «Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында» база законына махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына өстенлекле эшкә урнашуда ярдәм итүдә дәүләт бурычын билгели торган төзәтмәләр бар. Шулай ук әлеге категориядәге гражданнарны эшкә урнаштырган компанияләргә социаль предприятие статусын алу һәм шуның белән дәүләт ярдәменә исәп тоту хокукы бирә торган закон кабул ителгән. Республика дәрәҗәсендә апрель уртасында Татарстан Дәүләт Советы махсус хәрби операция ветераннары өчен өстәмә мәшгульлек гарантияләрен булдыруга юнәлдерелгән СВОда катнашучыларны эшкә алу өчен эш урыннарын квоталау турында закон кабул итте. "Безнең заман геройларына белем алу мөмкинлеге булсын өчен дәүләт күп эшләр башкара, сайланган белгечлек буенча эшләү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, – дип белдерде  Фәрит Мөхәммәтшин. – Әмма эш бирүчеләрнең социаль җаваплылык күрсәтүе, атап әйткәндә, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, табыш алу белән беррәттән, шулай ук җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләрен исәпкә алуы, аларның иминлеген һәм үсешен тәэмин итүгә өлеш кертүе дә мөһим».

Депутатларга мөрәҗәгать итеп, Фәрит Мөхәммәтшин кабул ителә торган чараларны төгәл үтәүнең мөһимлеген һәм кешеләр белән даими элемтәдә торырга, аларның фикерен ишетергә кирәклеген искәртте.  «Безнең Ватанны яклаучыларга һәм ветераннарга иминлек һәм иртәгесе көнгә ышаныч тәэмин итәргә кирәк»,  –  диде Фәрит Мөхәммәтшин. 

«Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр»   республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова, утырышның модераторы буларак чыгыш ясап, СВО ветераннарын эшкә урнаштыру буенча системалы һәм ведомствоара эшне билгеләп үтте.

Дәүләт Советында «Татарстан – яңа гасыр депутатлар төркеме җитәкчесе Артур Габделҗанов махсус хәрби операциядә катнашучыларны социаль адаптацияләү мәсьәләләре буенча фикер алышуның мөһимлеген ассызыклады, социаль ярдәмнең гамәлдәге механизмнары өстендә комплекслы якын килү һәм системалы эшләү кирәклеген билгеләп үтте. «Эшне уздырып кына калмыйча, аны ачыктан - ачык тикшерергә, камилләштерергә, яңартырга, үзгәрә торган шартларга җайлашырга кирәк»,  –  диде ул.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларны, шул исәптән инвалидларны эшкә урнаштыруда ярдәм итү турында хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова сөйләде. «Бүген без СВОдан  кайткан 7,5 меңнән артык ветеран белән хезмәттәшлек итәбез. Аларның 8% ы эшли, калганнары тернәкләндерү уза. Кешегә хәрби шартлардан соң җайлашу өчен 6 айдан алып бер елга кадәр вакыт кирәк . Бүген 73 кеше актив эш эзли, аларның һәрберсе белән без индивидуаль хезмәттәшлек итәбез»,  –  диде Клара Таҗетдинова.

Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары сүзләренә караганда, 400гә якын эш бирүче 2800гә якын буш эш урыны тәкъдим итә. Узган ел 79 махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе үткәрелгән, быел — 43.

Дәүләт Советы депутаты, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева республика предприятиеләреннән алып республика дәрәҗәсендә кабул ителгән конкрет чаралардан чыгып эш бирүчеләр корпусы белән берлектә алып барыла торган системалы эш турында сөйләде.

Казан дары заводында СВО ветераннарын эшкә урнаштыру тәҗрибәсе турында "Казан дәүләт дары заводы" ФКП генераль директоры,  Татарстан – яңа гасыр депутатлар төркеме әгъзасы Александр Лившиц сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә предприятиедә 23 СВО ветераны эшли, тагын 352 кешене эшкә урнаштыру мөмкинлеге бар.

Утырыш йомгаклары буенча республиканың барлык эш бирүчеләре өчен тәкъдимнәр кабул ителде, шул исәптән инклюзив системаларны гамәлгә кертү практикасын киңәйтергә һәм махсус хәрби операциядә катнашкан хезмәткәрләрнең хокукларын үтәүне тәэмин итәргә.

Бүген утырышта катнашучылар Казан дәүләт казна дары заводы цехларында булдылар һәм Казан дары заводы хезмәткәрләре – 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннары Дан аллеясы мемориалына чәчәкләр салдылар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International