Фәрит Мөхәммәтшин: "Һәркем дистанцион укый алсын өчен мөмкин булган бөтен нәрсәне эшләячәкбез"

2020 елның 28 апреле, сишәмбе, 15:41

“Үз мәктәбеңә запас гаджет бир” акциясе кысаларында мәктәп укучыларына 387 гаджет тапшырылган, югары уку йортлары ректорлары тарафыннан 122 планшет җибәрелгән, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан аз керемле гаиләләрдән укучылар өчен 2000 ноутбук бирелгән. Депутатлар, мөмкинлекләреннән чыгып,  авыл мәктәпләрендә укучыларны да тәэмин итте, дип белдерде Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин бүген “Бердәм Россия” партиясе Генераль советы Президиумы утырышында.

Партия Рәисе Дмитрий Медведев һәм төбәк бүлекләре секретарьлары катнашында узган утырышта дистанцион укытуны оештыру мәсьәләләре иң төп сорау булып торды. Утырыш видеоконференцэлемтә режимында узды. Бердәмроссиялеләр шулай ук эпидемия шартларында гражданнарга ярдәм чаралары һәм "югары әзерлек режимы" чорында төбәкләрнең эшчәнлеге  турында фикер алыштылар.

Республика парламенты җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бүген дистанцион режимда төрле яшьтәге берничә бала белем ала торган күп балалы гаиләләрдән мөрәҗәгатьләр шактый,  бер компьютер барысына да җитми. Аз комплектлы мәктәпләрдә укучылар - шулай ук мохтаҗлар исемлегендә. «Һәркем дистанцион укый алсын өчен ничек эшләргә кирәклеге турында уйлаячакбыз», - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.  

Бүген Президиум утырышында Дмитрий Медведев партиядәшләрен, Дәүләт Думасы депутатларын һәм Федерация Советы әгъзаларын да кертеп, мөмкинлек табып,  әгъза взносларын үз хезмәт хакы күләмендә түләргә чакырды. Бу акчаларны медицина учреждениеләренә һәм мохтаҗ булган гражданнарга, шул исәптән укучыларга, ярдәмгә җибәрәчәкләр.

Дмитрий Медведев әйтүенә караганда, бердәмроссиялеләр дәвалау учреждениеләре өчен индивидуаль яклау чараларын, дезинфекцияләүче эремәләр һәм ИВЛ аппаратларын сатып алалар, мохтаҗ гражданнар өчен азык-төлек сатып алу өчен акча бирәләр, табибларга һәм волонтерларга автомобильләр тапшыралар, балаларны дистанцион укыту өчен гаджетлар сатып алалар.

“Бердәм Россия” бу эшне күпме кирәк булса, шулкадәр дәвам итәчәк, - диде Партия Рәисе, - һәм ул тагын да нәтиҗәлерәк булсын өчен партиянең барлык мөмкинлекләрен кулланырга кирәк”.

 Шул ук вакытта Дмитрий Медведев айлык хезмәт хакын хәйрия фондлары файдасына күчерү һәркемнең "шәхси карары" булырга тиеш, дип басым ясады. "Мин моны сайлауларда сезгә ышаныч күрсәткән сайлаучылар алдында намус эше дип саныйм", – дип мөрәҗәгать итте ул хезмәттәшләренә.

«Хәлләр өстәмә ярдәм күрсәтүне таләп итә, шул исәптән партия кертемнәре һәм хезмәт хакы белән дә», – диде Фәрит Мөхәммәтшин. Республика парламенты башлыгы билгеләп үткәнчә, Дәүләт Советы депутатларының шактые «Рәхмәт, доктор!» акциясе кысаларында бер көнлек хезмәт хакын күчергән инде. Акциягә муниципаль депутатлар да кушылырга әзер. 

Дмитрий Медведев Үзәк башкарма комитетына әгъза взносларын һәм ирекле иганәләрне кабул итү буенча эшне тиешенчә оештырырга, шулай ук җыелган акчаларны тотуның максатчан характерын тәэмин итәргә кушты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International