Хатын-кыз ветераннар турында истәлекләр мәңгеләштерелергә тиеш, дип саный Татьяна Ларионова

2020 елның 28 апреле, сишәмбе, 18:51

Бүген Дәүләт Советында видеоконференция режимында «Мәрхәмәт - Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе утырышы узды, анда парламентарийлар республиканың муниципаль берәмлекләрендә «Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый...» социаль-гуманитар проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Мәрхәмәт - Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова искәртеп узганча, проектның төп максаты - Бөек Ватан сугышында катнашучы хатын-кызлар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, һәлак булган фронтовикларның тол хатыннары турындагы истәлекләрне саклау. Проектта аларга социаль ярдәм күрсәтү буенча зур чаралар комплексы каралган.

Парламент башлыгы урынбасары искәрткәнчә, быел февраль аенда, проект башланган вакытта, республикада Бөек Ватан сугышында турыдан-туры катнашучы 450 кеше исәпләнгән. Кызганычка каршы, бүгенге көндә аларның 34 е вафат булган.

 «Сакланып калган барлык тарихи материалларны, документларны, географик мәгълүматларны җыю өчен аларны һәр көнне куллану мөһим», - дип басым ясады Татьяна Ларионова.

Архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Гөлнара Минҗанова җыелган документларның гаилә архивларыннан дәүләт һәм муниципаль архивларга тапшырылачагы турында сөйләде. Шәһәр һәм районнарның рәсми сайтларында һәм социаль челтәрләрдә фото һәм интернет күргәзмәләр оештырырга ниятлиләр.

Татьяна Ларионова проектны гамәлгә ашыру Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм иткәннән соң да дәвам итәчәгенә, ә нәтиҗәләр киләсе елның 9 маенда ясалачагына игътибарны юнәлтте. Проект Татарстаннан Бөек Ватан сугышында катнашкан һәр кешенең фотосурәтләре, хатлары һәм истәлекләре кертелергә тиешле китапны бастыру белән тәмамланыр дип ниятләнә.

 «Безнең ветераннар Җиңүгә үз өлешләрен керткән һәр хатын-кыз турында хәтерне саклап калырга теләвебезне, аларның исемнәре бүгенге һәм киләчәк буыннарның байлыгы булырга тиешлеген аңласыннар иде», - диде «Мәрхәмәт -  Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе һәм утырышта катнашучыларны 9 май алдыннан сугышта катнашкан һәр кешене котлау формаларын уйларга чакырды.

Муниципалитетларда проектның ни рәвешле  гамәлгә ашырылуы турындагы мәгълүмат белән Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнары вәкилләре чыгыш ясады. Утырышта катнашучылар шулай ук проектның беренче этабы нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина яшь парламентарийлар ярдәмендә социаль челтәрләрдә уза торган “Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый...” дигән язмалар бәйгесе турында сөйләде.

Очрашуны тәмамлап, Татьяна Ларионова, Бөек Ватан сугышында катнашкан һәр кешенең истәлеген мәңгеләштерүгә юнәлтелгән проектның мөһимлеген һәм уникальлеген тагын бер кат ассызыклады.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International