«Татарстан - яңа гасыр» хәрәкәтенең алда торган сайлау кампаниясендә ничек катнашуы июнь аенда узачак съезда билгеле булачак

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе, 17:01

Бүген «Татарстан - яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы утырышында Татарстан Президентын һәм муниципаль берәмлекләр депутатларын сайлаулар буенча алда торган мәсьәләләр һәм «Татарстан - яңа гасыр» хәрәкәтенең анда катнашуы  турында фикер алыштылар. Моннан тыш  бүген хәрәкәтнең чираттагы сигезенче съезды булачак көн билгеләнде. Съезд агымдагы елның июнь аенда узачак.

Республика парламенты башлыгы,  «Татарстан - яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, хәрәкәт активына күбрәк абруйлы лидерларны, республиканың, районнарның, авылларның чын патриотларын җәлеп итәргә кирәк, дип билгеләп үтте. Югары совет утырышы видеоконференцэлемтә режимында узды.

"Безнең ил һәм бөтен дөнья коронавирус пандемиясе белән бәйле  рәвештә җитди икътисади кризис белән очрашты, аның тирәнлеген һәм нәтиҗәләрен әлегә бәяләү кыен. Нефть өлкәсендә булган хәлләр һәм милли валютаның кискен төшүе әлеге тискәре факторларга хезмәт итте, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, утырышны ачып, - республика предприятиеләре, кече һәм урта бизнес, һичшиксез, аның тәэсирен сизде инде. Россия һәм Татарстан җитәкчелеге  тарафыннан вәзгыятьне тотрыкландыру, инфекциянең социаль-икътисадый хәлгә йогынтысын мөмкин кадәр киметү  өчен барлык  чаралар күрелә. Тулаем алганда, ярдәм чаралары якынча 25 млрд. сумга бәяләнә ".

Барлык дәрәҗәдәге депутатлар, шул исәптән ТЯГ хәрәкәтеннән сайланган депутатлар да, бу зур гомуми эшкә җәлеп ителде, диде республика парламенты башлыгы һәм хезмәттәшләренә битараф булмаулары һәм гражданлык теләктәшлеге өчен рәхмәт белдерде. 

ТР Дәүләт Советы Рәисе республиканың узган елдагы социаль-икътисади үсеш күрсәткечләренә тукталды. Татарстан төп макроикътисадый күрсәткечләр буенча - Россия лидерлары бишлеге исәбендә. Алты ел рәттән - уңайлы инвестклиматны тәэмин итү буенча Милли рейтингның беренче өчлегендә. Тулаем төбәк продукты 2,5 трлн. сумнан артып киткән, үсеш темпы - 101%.

"Һичшиксез, бу барлык дәүләт хакимияте органнарының, шул исәптән сезнең урыннардагы конструктив эшчәнлек нәтиҗәсендә мөмкин булды", - диде Фәрит Мөхәммәтшин, хәрәкәт активистларына мөрәҗәгать итеп. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, бу ел гади булмаячак, килеп туган хәлдән чыгу өчен барлык хакимият органнарының һәм җәмәгатьчелекнең көчләрен берләштерергә кирәк булачак.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президентын һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар турында сөйләгәндә, берьюлы ике масштаблы кампания алып барырга туры киләчәк, дип басым ясады.

Татарстанлыларга барлык 956 муниципаль берәмлектә 7 723 депутат сайларга кирәк,  бүгенге көндә муниципаль депутатларның 16,5%ы - ТЯГ вәкилләре.

Быелга сайлау кампаниясе  нәтиҗәләре буенча хәрәкәт бу югары ышанычны саклап калырга гына түгел, ә аны үстерергә дә планлаштыра. Хәрәкәт җирле үзидарә органнарына депутатлыкка кандидатларны мөстәкыйль рәвештә күрсәтү хокукына ия.

ТЯГ хәрәкәте әгъзаларының сайлау кампаниясендә катнашу форматы турындагы карар быел июнь аенда узачак «Татарстан - яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәтенең VIII съезды кысасында кабул ителәчәк.

 “Татарстан - яңа гасыр"  республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова билгеләп үткәнчә, алдагы  җиденче съезд  өч ел элек узган, быел Югары советның  вәкаләтләре тәмамлана.

Якын арада муниципалитетларда хәрәкәтнең җирле бүлекчәләре конференцияләре узачак һәм съезд делегатлары билгеләнәчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International