Парламентарийлар гражданнарның хезмәткә хокукларын яклый

2020 елның 6 мае, чәршәмбе, 13:24

Бүгенге көннән 12 майга кадәр РФ Дәүләт Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатлары чираттагы Кабул итү атнасында катнашачак. Татарстанлылар гражданнарның хезмәткә хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация алачак.

7 майда 10:00-15:00 сәгатьләрдә “Бердәм Россия” партиясе Рәисенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатлары катнашында кайнар линия оештырылачак.

8 майда 11:00 сәгатьтә Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов  үзенең Инстаграм-аккаунтында @ airatfarrahov турыдан-туры эфирны үткәрәчәк.

Моннан тыш, 6, 8, 12 май көннәрендә  10:00– 13:00 сәгатьләрдә  Татарстан Республикасында эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилдән, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасында Дәүләт торак инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе вәкилләреннән консультация алырга мөмкин.

Барлык чаралар дистанцион форматта 8-800-201-16-00 һәм Skype - Priemnayaer116 телефоны буенча узачак. Өстәмә мәгълүматны 8(843) 238-10-00 телефоны буенча алырга мөмкин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International