Фәрит Мөхәммәтшин Бөек Ватан сугышында катнашучы Һидият Әхмәдуллинга Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе, 13:41

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Бөек Ватан сугышында катнашучы Һидият Әхмәдуллинга "1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы” юбилей медален тапшырды. Һидият Әсхәдулла улы 1943 елдан Совет армиясендә хезмәт итә, Ерак Көнчыгыш фронтында була, Япония белән сугышта катнаша, озак вакытлар партия эшендә эшли, 138 нче Кама Тамагы округы буенча җиденче чакырылыш ТАССР Верховный Советы депутаты итеп сайлана (халык мәгарифе мәсьәләләре белән шөгыльләнә).

Фәрит Мөхәммәтшин ветеранны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады һәм аңа бәйрәм бүләкләре тапшырды. “9 май  алдыннан без сугышта катнашучыларны һәм тыл хезмәтчәннәрен котларга тырышабыз, - диде республика парламенты җитәкчесе, Һидият Әхмәдуллин белән аралашып, - Сезгә нык сәламәтлек һәм озын гомер телим. Сез безгә бик кирәк".  

Дәүләт Советы Рәисе шулай ук ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын да ирештерде. “9 май - дөнья тарихына мәңгегә кертелгән изге дата, - диелә тәбрикнамәдә, - Сез - җиңүчеләрнең легендар буыны, Бөек Җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш керттегез. Тыныч күк йөзе, батырлыгыгыз, каһарманлыгыгыз һәм ныклыгыгыз өчен Сезгә зур рәхмәт".

Бөтен сугышны старшина Һидият Әхмәдуллин орудие командиры булып үткән, ягъни тугыз кешелек команда белән җитәкчелек иткән.

"Без Ерак Көнчыгышка товар вагонында килдек, - дип искә ала Һидият Әсхәдулла улы, - яңа алынганнардан 203 нче аерым зенит дивизионы формалаштырдылар. Башта мин доводчик булдым, аннары орудие командиры булдым. Шартлар, әлбәттә, авыр булды. Землянкада яшәдек...»

Бөек Җиңү турында Һидият Әхмәдуллин радиодан ишеткән, әмма аның өчен сугыш шактый соңрак - Япония капитуляциясеннән соң гына тәмамланган. "1945 елның августында иртәнге өчтә безне Япониягә күчерделәр, - дип сөйли ул, - Советлар Союзы союздашлары белән бергә сугышка керде. 1945 елның сентябрендә, көчле каршы торуына карамастан, Япония капитуляция ясарга мәҗбүр булды. Әмма Ватаныбыз чикләрендә без 1946 елның 1 гыйнварына кадәр тордык".

1950 елда демобилизациядән соң Һидият Әсхәдулла улы ТАССРның КПССның Кызыл юл,  Олы Тархан,  Тәтеш районы комитетлары аппаратларында эшли.  1965-1970 елларда - КПССның Кама Тамагы райкомының беренче секретаре. Аннары авыл хуҗалыгы министрлыгына эшкә күчә, районнарда авыл хуҗалыгы эшләренең барышын тикшереп тора. «Батырлык өчен» медале, «Японияне җиңгән өчен» медале, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Тиздән 95 яшен тутыручы Һидият Әсхәдулла улы күтәренке күңелле, оптимизм һәм энергия белән тулы. "Миндә солдат рухы көчле", - дип аңлата ветеран. Хатыны белән бергә (ул озак вакыт китапханәче булып эшләгән) алар дүрт бала тәрбияләгән. Хәзер өч кызы табиб булып эшли, улы пенсиягә чыкканчы КАМАЗ конструкторлык бюросы инженеры булган. Һидият Әхмәдуллинның сигез оныгы һәм тугыз тураны бар.

Моннан 22 ел элек тол ир булып калган Һидият Әхмәдуллин үзе генә яши, үз-үзен карарга күнеккән. Балалары, оныклары һәм тураннары - аның йортында еш була торган кунаклар. Һидият Әсхәдулла улы әлегә кадәр фронт фотосурәтләрен карый, хезмәттәшен искә төшерә. "Миннән еш кына сугышта куркыныч идеме дип сорыйлар, - ди ул, - кайберәүләр юк дип җавап бирә. Ә мин сезгә әйтәм, әйе, куркыныч иде. Әмма ул елларда курку безгә исән калырга ярдәм итте ".

Бөек Ватан сугышының хәрби хәрәкәтләрендә Татарстанда туып үскән 700 меңгә якын кеше катнаша. Фронтка республика халкының дүрттән бер өлеше китә, шулардан 350 меңгә якын кеше Ватан өчен сугышларда һәлак була. Татарстаннан 200 меңнән артык кеше Бөек Ватан сугышы фронтларында күрсәткән батырлыгы өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнә.

Верховный Совет депутатлары да Бөек Ватан сугышында катнашкан (44 кеше үз теләге белән Кызыл армиягә киткән, аларның 12 се һәлак булган) һәм тылда хезмәт куйганнар. Безнең республика хәрби техника җитештерү буенча иң мөһим төбәкләрнең берсенә әверелгән. Татарстан заводлары һәм фабрикалары кыска вакыт эчендә корал, сугыш кирәк-яраклары, кием-салым һәм кирәк-яраклар җитештерүне җайга салганнар.

Бүгенге көндә республикада ТАССР Верховный Советының тугыз депутаты - Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре һәм ветераннарның тол хатыннары яши. Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары аларның һәрберсенең янына барып юбилей медале һәм бүләкләр тапшырдылар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International