Татарстанда күченеп килергә мәҗбүр булучыларга һәм качакларга бушлай юридик ярдәм күрсәтелә башлаячаклар

2026 елның 8 июне, дүшәмбе, 13:45

Бүген Дәүләт Советы утырышында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Әлеге законның кабул ителүе республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгына бәйле. Федераль законнар белән түләүсез юридик ярдәм алу хокукына ия гражданнар категорияләре исемлеге киңәйтелә. Мондый хокук мәҗбүри күченеп килүчеләр, качаклар дип тану турында сораучы, мәҗбүри күченеп килүчеләр, качаклар булып танылган йә Россия Федерациясе территориясендә вакытлыча сыену урыны алган затларга, әгәр алар социаль ярдәм чаралары күрсәтүгә, мәҗбүри күченеп килүчеләр, качаклар дип тануга, вакытлыча сыену урыны бирүгә яисә Россия Федерациясе гражданлыгына алуга бәйле мәсьәләләр буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итсәләр, бирелә.

«Билгеле сәбәпләр аркасында Украинада, Донецк һәм Луганск халык республикаларында, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә Россия Федерациясе, Украина гражданнары һәм даими яшәү урыныннан китәргә мәҗбүр булган һәм Россия территориясенә килүче яки илнең башка субъекты территориясенә эвакуацияләнгән гражданлыгы булмаган затлар саны артты. Аларның күпчелеге төрле характердагы мәсьәләләр буенча түләүсез юридик ярдәмгә мохтаҗ. Әмма күптән түгел генә аларның аны алырга хокуклары юк иде», – дип белдерде Игорь Бикеев, әлеге законны шәрехләп.

Парламентарий шулай ук әлеге ихтыяҗның Чаллыда гражданнарны кабул иткәндә депутатлык эшчәнлеге барышында да ачыклануын билгеләп үтте. «Луганск Халык Республикасыннан киткән хатын-кыз юридик мәсьәләләр буенча консультация сорап мөрәҗәгать итте, аны аңа мин һәм минем ярдәмчем күрсәтте», – диде Игорь Бикеев.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International