Фәрит Мөхәммәтшин:"Ветераннар исән чакта тарихи дөреслекне беркем боза алмый"

2020 елның 9 мае, шимбә, 12:33

Бүген Казанның Горький паркында Мәңгелек утка һәм Билгесез солдат монументына чәчәкләр куелды. Тантаналы чарада Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге секретаре, Авторетроклуб-21 президенты Фәрит Мөхәммәтшин һәм клуб әгъзалары катнашты.

Авторетроклуб-21 әгъзалары кичә Казанда уза торган бәйрәм чараларына кушылды. Фәрит Мөхәммәтшин аларның һәркайсы белән аралашты, автомототехника үрнәкләрен карады.   Чарада катнашучылар, санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәп, медицина битлекләрендә һәм перчаткаларда булдылар.

Чәчәкләр салганнан соң парламент башлыгы Бөек Ватан сугышында катнашучы Рафика Калинкина белән аралашты, ул сугыш елларында шәфкать туташы булып эшләгән.

“Бөек Җиңүнең 75 еллыгы - көтеп алынган бәйрәм. Безнең илдә, элеккеге союздаш республикаларда һәм дөньяның кайбер илләрендә бу көн үз тормышын Җиңү һәм үз дәүләтенең киләчәге өчен биргән кешеләр истәлегенә билгеләп үтелә, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. - Без, сугыштан соңгы буын, май бәйрәмнәрендә парадларда, демонстрацияләрдә катнашырга күнеккән. Әмма быел коронавирус үз төзәтмәләрен кертте. Россия Федерациясенең күп кенә субъектлары кебек үк, без дә ветераннарыбызны онлайн режимда котларга, аларның яшәү урыннарына барып рәхмәт белдерергә, бүләкләр, азык-төлек җыелмалары тапшырырга булдык».

Җиңү кыйммәткә төште, дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе, 27 миллион кеше тыныч киләчәк өчен үз гомерен бирде. Җәмгыятьнең бурычы - бүгенге көндә исән калган ветераннарга игътибар күрсәтү һәм инде вафат булганнарны искә алу. Әйтик, “Бердәм Россия” партиясе тарихи хәтерне саклауга юнәлтелгән 14 проект гамәлгә ашыра.

"Сугыш тәмамланганнан соң илнең халык хуҗалыгын үз хезмәте белән торгызучыларга баш иеп рәхмәт белдерәбез. Кадерле ветераннарыбызны Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйм. Аларга сәламәтлек телим, алар безгә бик кирәк, - диде “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлекчәсе секретаре. - Ветераннар теле белән тарих үзе сөйли. Алар исән чакта беркем дә тарихи өреслекне боза алмаячак. Өстәвенә, бүгенге сынаулар турында безнең ветераннар болай ди: «Без сугышта җиңдек, ә дустанә күпмилләтле халкыбыз коронавирусны да җиңәчәк».

 Фәрит Мөхәммәтшин Горький паркыннан үзенең "Победа" машинасын йөртеп китте.

Авторетроклуб-21 рәисе Айдар Ибәтуллин әйтүенчә, йөрештә якынча 20 автомобиль катнашыр дип планлаштырылган, әмма карантин чаралар белән бәйле рәвештә исемлекне шактый кыскартырга туры килгән.

"Ретройөреш өчен Бөек Ватан сугышы вакытында һәм аннан соң кулланылган техниканың иң лаеклы, борынгы, кызыклы үрнәкләрен сайлап алдык. Нигездә ГАЗ маркалы машиналар тәкъдим ителде, чөнки сугыш  чорында  массакүләм автомобиль иде. Клуб әгъзалары ветераннар хәрәкәте чараларында актив катнашалар», - диде ул.

Автретроклуб-21 әгъзалары Казанның Җиңү паркында уздырылган тантаналарда катнаштылар, анда Совет солдатына һәйкәл ачылды. Алар  шулай ук  Муса Җәлил һәйкәленә, Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарына бүләкләр тапшырдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International