Хафиз Миргалимов журналистларга үзизоляцияләү чорында КПРФ фракциясенең эшчәнлеге турында сөйләде

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе, 13:57

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов дистанцион режимда республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен матбугат конференциясе уздырды. парламентарий үзизоляцияләү чорында үткәрелгән чаралар турында сөйләде һәм бүгенге социаль-икътисадый вәзгыять турында  фикере белән уртаклашты.

Хафиз Миргалимов әйтүенчә, коронавирус инфекциясе таралу куркынычына бәйле чикләү чараларына карамастан, КПРФ фракциясе барлык планлаштырылган чараларны уздырган. Бу – В.Ленинның 150 еллык юбилеена һәм совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 75 еллыгына багышланган җыелышлар һәм очрашулар. "Хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан СССРга нигез салучы һәйкәленә чәчәкләр салуга юл куймау омтылышлары аерым структураларның ил тарихына карата тискәре мөнәсәбәтен күрсәтте, - диде ул, 22 апрель көнне булган вакыйга турында сөйләгәндә. - Казанда В.Ленин музее бинасын ремонтлауны исәпкә алганда, моның өчен Татарстан  Президентына республиканың коммунистлары гына түгел, илнең данлыклы тарихына битараф булмаганнарның барысы да рәхмәтле, мондый омтылыш шактый сәер күренә".

Кризис чорында халыкка һәм икътисадка ярдәм итү буенча коммунистларның тәкъдимнәре турында сөйләгәндә, Хафиз Миргалимов бу максатларга федераль бюджеттан акча бүлеп бирү кирәклеген билгеләп үтте, шулай ук май ахырына кадәр балалар бакчасы өчен абонент түләвен саклап калу турында үз фикерен белдерде.   

КПРФ фракциясе җитәкчесе шулай ук ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү һәм ТР Президентын һәм җирле үзидарә органнары депутатларын сайлауда катнашу буенча партиянең республика бүлеге планнары турында сөйләде.

Журналистларның  сәламәтлеге турында соравына җавабында Татарстан коммунистлары лидеры үзен карантиннан соң яхшы хис итүен һәм эшкә актив катнашуын әйтте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International