Халыкны илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга җәлеп итүнең заманча формаларын кулланырга кирәк, дип саный Татьяна Ларионова

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе, 16:11

Бүген «Бердәм Россия» партиясенең төбәк сәяси советы президиумының милли проектларны мәгълүматлаштыруда һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча комиссиясенең һәм республика муниципаль берәмлекләрендәге комиссияләр белән  видеоконференция режимында уртак утырышы узды. Утырышны Комиссия рәисе, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова үткәрде.

Утырышны ачып, Татьяна Ларионова, илдә һәм дөньядагы  кыенлыкларга карамастан, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру эше бер урында тормый, барысы да интенсив рәвештә график буенча бара, дип белдерде.

Республика шәһәрләрендә һәм районнарында илкүләми проектлар кысаларында төзелә торган объектлардагы эшләрнең барышы турында ТР Төзелеш министры урынбасары Данис Вилданов сөйләде.

Быел Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы 6 илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнаша: «Демография», «Торак һәм шәһәр мохите», «Экология», «Мәгариф», «Сәламәтлек саклау» һәм «Мәдәният». Финанслауның гомуми күләме 15 миллиард сумнан артыграк булачак, 168 объектта төзелеш, реконструкция, капиталь ремонт һәм төзекләндерү эшләре башкарылачак, бу уңайдан барлык кирәкле килешүләр төзелгән инде.

Махсус санитар-эпидемиологик вәзгыять шартларында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру чаралары һәм тәртибе турындагы Татарстан Республикасы Икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев чыгыш ясады. Ул илкүләм проектларны гамәлгә ашырудан халыкны нинди нәтиҗәләр көткәнлеге турында җентекле мәгълүмат бирде.

Беренче чиратта, докладчы сүзләренчә, сүз халыкның көндәлек тормышына кагылышлы проектлар турында бара. Иң өстенлекле юнәлешләр - сәламәтлек саклау, мәгариф, торак һәм шәһәр мохите. Нәкъ менә шушы проектларга акчаларның күп өлеше юнәлтелгән.

Шул ук вакытта Айрат Шәмсиев игътибарны гражданнарны мәгълүматлаштыруның җитәрлек дәрәҗәдә булмавына юнәлтте, бу хакта социологик сораштырулар нәтиҗәләре сөйли.

Татьяна Ларионова аралашу онлайн режимда алып барыла торган заманча коммуникация чараларын куллануның мөһимлеген билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, масштаблы эшнең мөһим звеносы булган иҗтимагый тыңлаулар уздыру кирәклеге турында онытырга ярамый. Ә хәзерге шартларны исәпкә алып, дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, халыкны илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга бәйле сорауларга җәлеп итү буенча яңа, заманча формалар кулланырга кирәк.

Утырышта катнашучылар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган гериатрия кабинетларында тиешле шартлар булдыру, шулай ук махсус санитар-эпидемиологик вәзгыять шартларында массакүләм мәгълүмат чараларында илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны яктырту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырыш барышында кайбер критерийлар буенча республика муниципалитетлары эшенә бәя бирелде.

Соңыннан Татьяна Ларионова комиссиянең алдагы утырышларында шәһәр һәм районнардагы эшләрнең барышы турында территория комиссияләре җитәкчеләренең докладлары тыңланачагы хакында  белдерде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International