Татьяна Ларионова: «Үзизоляция шартларында гаиләләргә психологик ярдәмне көчәйтергә кирәк»

2020 елның 15 мае, җомга, 16:09

Бүген ТР Фәннәр академиясенең гаилә һәм демография үзәге онлайн режимда Халыкара гаилә көненә багышланган түгәрәк өстәл узды. Чарада катнашучылар Татарстанда гаилә сәясәтен гамәлгә ашыру механизмнары турында фикер алыштылар. Түгәрәк өстәл эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк сәяси советы президиумының милли проектларны мәгълүматлаштыруда һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Татьяна Ларионова катнашты.

Татьяна Ларионова үзенең сәламләвендә билгеләп үткәнчә, пандемия чорында күп кенә Россия гаиләләре җитди мәсьәләләр белән очрашкан. Бу шартларда гаилә сәясәте өлкәсендә катлаулы бурычларны хәл итү юлларын һәм формаларын табарга кирәк.

Татарстанда, дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе урынбасары, үз хезмәтләре белән республика үсешенә зур өлеш керткән гаиләләрне, династияләрне хөрмәтләү традицияләре барлыкка килде.  Гаиләгә һәм аналарга дәүләт ярдәме күрсәтү, күп балалы аналарның  җәмәгатьчелек каршында абруен күтәрү һәм хатын-кызга ихтирамлы караш булдыру  максатларында Татарстан Республикасының «Ана даны - Материнская слава» медале тапшырыла.

Татьяна Ларионова сүзләренә караганда, ЗАГС органнары гаилә сәясәте мәсьәләләрендә төп рольне уйный. «Алар бүген РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән халыкка социаль ярдәм күрсәтү чараларын гамәлгә ашыруда алдан баралар. Авыр хәлдә калган,  мохтаҗ булган гаиләләргә  пособиеләрне вакытында түләү өчен күп нәрсә эшләргә кирәк. ЗАГС органнары көн саен үз вазыйфаларын зур осталык белән башкаралар”, - дип басым ясады ул.

Татьяна Ларионова үз-үзен изоляцияләү шартларында гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтүне көчәйтүгә игътибар итәргә кирәк дип саный. Аның фикеренчә, гаилә сәясәте мәсьәләләре комплекслы рәвештә, граждан җәмгыяте институтлары белән тыгыз элемтәдә хәл ителергә тиеш.

Парламент җитәкчесе урынбасары түгәрәк өстәл барышында кызыклы, акыллы һәм файдалы тәкъдимнәр яңгыраячагына ышаныч белдерде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында хатын-кыз депутатларының "Мәрхәмәт - Милосердие" оешмасы уртак эшкә һәм үз вакытында кирәкле карарлар кабул итәргә әзер, дип ышандырды ул.

Татьяна Ларионова катнашучыларны Халыкара гаилә көне белән котлады, гаилә иминлеге, үзара аңлашу һәм бер-береңә хөрмәт белән карауларын теләде.

ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы, “Бердәм Россия”нең “Ныклы гаилә” федераль партия проектының Татарстандагы  төбәк координаторы Гөлшат Нигъмәтуллина Татьяна Ларионовага республика ЗАГС эшчәнлегенә югары бәя биргәне өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, катлаулы санитар-эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, идарә хезмәткәрләре мәгълүматны Бердәм федераль реестрга тапшыруны тизләтү буенча ил Президенты Владимир Путин куйган бурычларны үтәү өчен барлык көчләрен куялар.

"Мондый үз масштаблары буенча уникаль электрон ресурс формалаштыру социаль ярдәмгә мохтаҗ гражданнарга кирәк булган өстәмә документлар җыярга һәм аларны тиешле органнарга алып килергә мөмкинлек бирәчәк", - диде Гөлшат Нигъмәтуллина.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International