Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча законнарның үтәлеше каралды

2020 елның 19 мае, сишәмбе, 13:20

19 майда Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы булды, анда депутатлар ТР законнарының янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча үтәлеше турындагы контроль мәсьәләне карадылар, җәмәгать судьялары итеп сайлануга кайбер кандидатураларны хупладылар һәм "Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында" ТР Законына үзгәрешләр кертүне хупладылар.

Комитет иң элек ТР Югары суды Рәисе урынбасары Роман Гафаров тарафынан кайбер суд участокларына сайлануга тәкъдим ителгән җәмәгать судьяларына  кандидатларны карадылар һәм расладылар.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты карары белән Дәүләт Советына биш елга Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары итеп түбәндәгеләрне сайларга тәкъдим ителде: Марат Шаехов (Лениногорск суд районы 2 нче суд участогы) һәм Йолдыз Гайзетдинова (Казан шәһәре Совет суд районы 5 нче суд участогы); ун елга - Ольга Лыкова (Чаллы шәһәре 6 нчы суд участогы), Римма Кириллова (Казан шәһәренең Идел буе суд районы 5 нче суд участогы) һәм Айнур Хаҗиев (Сарман суд районының 1 нче суд участогы).

Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча ТР кануннарының үтәлеше турындагы мәгълүмат белән ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта республикада табигый янгыннарны булдырмауга юнәлтелгән оештыру һәм гамәли чаралар комплексы эшләнгән һәм алар гамәлгә ашырыла.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертү турында” карары белән республика торак пунктларын янгынга каршы яклауны ныгытуга, шулай ук республика территориясендә 10 апрельдән 17 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертүгә юнәлтелгән чаралар комплексы каралган.

2020 елда урман янгыннары куркынычы янаган 96 торак пункты, 48 бакчачылык ширкәте, 80 балаларны савыктыру лагере һәм 10 икътисад объекты, урман кишәрлекләре белән чиктәш 19 савыктыру оешмасы исәпкә алынган.

Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре буенча 68 торак пунктта янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуның 272 очрагы ачыкланган. 10 юридик һәм 40 вазыйфаи затка карата янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ хокук бозулар турында эшләр кузгатылган.

Табигый янгыннарны, билгеләнмәгән урыннарда чүп-чар, корыган үләннәрне яндыруларны булдырмау,  янгыннарны вакытында ачыклау максатыннан һәр муниципаль районда янгын сагы хезмәткәрләре һәм җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен кертеп 889 профилактик төркем булдырылган, аларның гомуми саны 3,3 мең кешедән артып китә.

Торак пунктлар территорияләренә 5955 патруль тикшерүе уздырылган, урман массивлары белән чиктәш коммерциячел булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә  - 270, урман массивлары белән чиктәш җир кишәрлекләренә 2059 патруль тикшерүе уздырылган. Бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләрен 562 планлы тикшерү үткәрелгән.

Коры үләнне, камыл, корыган һәм чүп-чарны яндырган өчен федераль дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан 12 вазыйфаи затка һәм 176 кешегә карата административ эшләр кузгатылган. Оешма хезмәткәрләре белән янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча 697 инструктаж үткәрелгән.

Барлыгы 18723 йорт биләмәсендә 68900 автоном янгын хәбәрчесе урнаштырылган. Инвалид балалы гаиләләрдә һәм керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган күп балалы гаиләләрдә янгын турында автоном хәбәр итүчеләр урнаштыру акциясе дәвам итә. Барлыгы 84,9 мең датчик урнаштыру планлаштырыла.

Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуда комитет рәисе Шакир Яһудин, комитет рәисе урынбасары Александр Чубаров, депутатлар Илдар Шамилов, Игорь Бикеев, Алсу Тарханова, Валерий Власов һәм Мансур Гарифуллин катнашты, алар республика территориясендәге янгыннарның саны һәм сәбәпләре, янгын сүндерү хезмәтенең матди-техник тәэмин ителеше белән кызыксындылар.

Комитет әлеге мәгълүматны игътибарга алды һәм хөкүмәткә, республика контроль-күзәтчелек органнарына, җирле үзидарә органнарына республика территориясендә янгынга каршы чараларны гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә тәкъдим итте.

"Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында" ТР Законына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проектын парламент комитеты рәисе Шакир Яһудин тәкъдим итте. Ул хәбәр иткәнчә, документ республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан әзерләнгән. Үзгәрешләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеген оештыру принципларына, вәкаләтләрне сайлау һәм туктату, өстәмә хокуклар бирү тәртибенә һәм башкаларга кагыла.

Комитет утырышында катнашкан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская тәкъдим ителгән үзгәрешләрне хуплады. Комитет тиешле карарны кабул итте.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International