Вячеслав Володин татарстанлыларны республика юбилее белән котлады

2020 елның 26 мае, сишәмбе, 11:13

Татарстан Дәүләт Советы адресына Россия Федерациясе дәүләт хакимиятенең иң югары закон чыгару органнары, Россия Федерациясе субъектларының төбәк парламентлары, чит ил парламентлары җитәкчеләреннән котлау телеграммалары килә.  РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин беренчеләрдән булып изге теләкләр белән телеграмма җибәрде.

"Дәүләт Советы депутатларын һәм Татарстанның барлык халкын ТАССР төзелүгә 100 ел тулу белән котлыйм, - диелә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменә Россия парламентының түбән палатасы спикеры телеграммасында. - Шушы вакыт эчендә республика зур юл үтте һәм бүген Россиянең икътисадый яктан үсеш алган төбәкләренең берсе булып тора. Федераль үзәкнең ярдәменә таянып, Татарстанда кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту, социаль мәсьәләләрне хәл итү өчен күп нәрсә эшлиләр".

Татарстанлыларның илебезне ныгытуга һәм күпмилләтле Россиянең мәдәниятен, хезмәт сөючән татар халкының традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен баетуга керткән зур өлешен билгеләп үтеп, Вячеслав Володин республика халкына сәламәтлек һәм уңышлар теләде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International