Республика Дәүләт Советына ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан котлаулар килә

2020 елның 27 мае, чәршәмбе, 11:26

Татарстан Дәүләт Советы адресына чит илләр парламентларыннан, Россия Федерациясе субъектларының төбәк парламентларыннан, шулай ук чит ил дәүләтләренең Казандагы консуллыкларыннан котлау телеграммалары килү дәвам итә.

Татарстанның барлык халкын республика юбилее белән котлап, Төркиянең бөек милли җыелышы Рәисе Мостафа Шентоп үзенең Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына җибәрелгән телеграммасында Төркия белән Татарстан парламентлары арасындагы тыгыз багланышларның Төркия белән Россия Федерациясенең конструктив хезмәттәшлеген ныгытуга хезмәт итәчәгенә ышаныч белдерә. «Без һәрвакыт тугандаш татар халкы белән рухи, тел һәм мәдәни якынлыкны тоябыз», - диелә котлауда.

"Бүген Татарстан  төп социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында аерым урын алып тора, күп илләр белән актив рәвештә сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни-гуманитар хезмәттәшлек алып бара, - диелә Казахстан Республикасы Парламенты Мәҗлесе Рәисе Нурлан Нигъмәтуллин телеграммасында. - Казахстан парламенты Татарстан Дәүләт Советы белән парламентара элемтәләрне алга таба да ныгытуга зур әһәмият бирә".

Шулай ук Россиянең кайбер субъектларының төбәк парламентлары җитәкчеләреннән дә телеграммалар алынды.

Мәскәү шәһәр думасы Рәисе Алексей Шапошниковның котлавында Татарстан тарихы бөтен ил тарихы белән аерылмый диелә. "Без бергә сугышның авыр елларын кичердек, хәрби җиңүләргә һәм хезмәт батырлыкларына сөендек, - дип яза ул Фәрит Мөхәммәтшин исеменә килгән телеграммада. - Бүген Татарстан - алдынгы үзәк һәм күп гасырлык мәдәният хәзинәсе".

Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы - Корылтае рәисе Константин Толкачев, Татарстан АССР төзелү илебездә милли-дәүләт төзелешенең мөһим этабы булды, республика территориясендә яшәүче татар һәм башка халыклар язмышында төп рольне уйнады, төбәкнең социаль-икътисадый үсешенә, аның рухи мәдәниятен арттыруга ярдәм итте, дип билгеләп үтте.

Пенза өлкәсе Закон чыгару Собраниесе Рәисе, РФ субъектлары  дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнарының Идел буе федераль округы ассоциациясе координаторы Валерий Лидин, Татарстан парламентарийларын һәм республика халкын котлап, Татарстан хакына иртәгесе көнгә ышаныч, Татарстанның чәчәк атуы хакына яңа казанышлар тели.

Удмуртия Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Владимир Невоструев телеграммасында Татарстанда татар халкының милли йөзен, туган телен һәм мәдәниятен саклауда зур тәҗрибә тупланган, дип билгеләп үтелә. "Бүген Татарстан - алдынгы технологияләр халык традицияләре белән гармонияле рәвештә яраклашкан уникаль регион, федерациянең иң төзек һәм уңайлы субъектларының берсе, анда гомер-гомергә халыкның үз Ватанына карата чиксез мәхәббәте, татарстанлыларның кунакчыллыгы һәм юмартлыгы үзгәрешсез кала бирә. Бу йөз ел эчендә без хезмәттәшлекнең һәм үзара ярдәмнең мәңгелек традицияләрен саклап, аякка басып барабыз. 1918 елда удмуртларның депутатлары РСФСР составында Удмуртия Автономиясен төзү инициативасы белән чыккан беренче съездының Алабуга шәһәрендә узуы очраклы түгел", - дип ассызыклады Владимир Невоструев.

Оренбург өлкәсе Закон чыгару Собраниесе Рәисе Сергей Грачев алга таба барлык өлкәләрдә тыгыз һәм үзара файдалы хезмәттәшлеккә ышаныч белдерде. “Татарстан Республикасы белән Оренбург өлкәсе арасындагы дуслык ныгыр дип ышанам”, - дип билгеләп үтелә котлау телеграммасында.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International