«Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсе әгъзалары - халыкка һәм бизнеска ярдәм чараларын киңәйтү мөмкинлеген эзләүдә

2020 елның 27 мае, чәршәмбе, 15:55

Аерым санитар-эпидемиологик вәзгыять шартларында гражданнарга һәм бизнеска социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында бүген "Мәрхәмәт-Милосердие" Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары  берләшмәсе утырышында фикер алыштылар. Сөйләшүдә профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре дә катнашты. Депутатлар һәм чакырылганнар коронавирус пандемиясе чорында башкарылган эшләргә  йомгаклар ясады һәм ярдәмнең яңа формаларын билгеләде. Моннан тыш, бүген "Твори добро" хәйрия акциясенең башлануы билгеле булды.

"Бу катлаулы, киеренке чорда хатын-кыз депутатлар эшкә актив кушылды, кешеләргә ярдәм итү өчен күп көч куйдылар", - дип басым ясады Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Мәрхәмәт-Милосердие" депутат берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова, утырышны ачып.

"Бердәм Россия" партиясеннән сайланган  депутатлар сәламәтлек саклау учреждениеләренә медицина персоналы өчен  махсус саклану чараларын сатып алу өчен әгъза взносларын күчерделәр. Моннан тыш, парламентарийлар аз керемле гаиләләрдәге балаларга дистанцион белем бирүне оештыру өчен гаджетлар тапшырды.

«Рәхмәт, доктор» хәйрия акциясе кысаларында даими нигездә эшләүче депутатлар үзләренең бер көнлек хезмәт хакын «Созидание» хәйрия фондына күчерделәр. Әлеге акциянең максаты - санитар-эпидемиологик вәзгыять яхшырганнан соң коронавирус инфекциясе белән зарарланган  гражданнарның тормышы һәм сәламәтлеге өчен көрәшкән медицина хезмәткәрләренә дәвалау һәм тернәкләндерү ярдәме күрсәтү.

Чикләү чаралары күрелгән вакытта Дәүләт Советы депутатлары сайлау округларына бардылар, балалар бакчаларына, халыкны социаль яклау бүлекләренә, хезмәт һәм мәшгульлек үзәкләренә йөрделәр. Муниципаль идарә органнары белән бергә коронавирус инфекциясен таратуга каршы тору һәм халыкка һәм бизнеска ярдәм күрсәтү буенча күрелә торган һәм өстәмә чаралар тикшерелде.

2020 елның 14 апрелендә “Мәрхәмәт-Милосердие” депутат берләшмәсе тарафыннан үз-үзен изоляцияләү режимы чорында авыр тормыш хәлендә калган хатын-кызлар өчен “Хатын-кыз игътибары” кайнар линиясе уздырылды. "Бу чикләү һәм үз-үзен изоляцияләү режимының башлангыч этабы гына булуга карамастан, шалтыратулар күп килде, - дип ассызыклады Татьяна Ларионова, - без барлыкка килгән мәсьәләләрне анализлый алдык һәм, халык таләбеннән чыгып, тәкъдим ителгән ярдәм чараларын киңәйтә алдык".

Татьяна Ларионова депутат берләшмәсенең һәр әгъзасына битараф булмаганы һәм кулдан килгәнчә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. "Сез "чит" проблемалар һәм хәл ителмәслек сораулар булмавым шәхси мисал аша күрсәттегез".

Хатын-кызлар депутатлар  COVID-19 белән авыручы пациентларга ярдәм күрсәткән өчен медицина хезмәткәрләренә федераль түләүләр, гаиләләргә социаль ярдәм чаралары һәм кече һәм урта бизнес предприятиеләренә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре хакында сөйләштеләр.

Республиканың Сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Гарипов билгеләп үткәнчә, медицина хезмәткәрләренә  федераль бюджет хисабыннан  Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 2 апрелендәге 415 номерлы һәм 2020 елның 12 апрелендәге 484 номерлы карарларында беркетелгән ике төп түләү каралган. Сүз COVID-19 йоктырган авыруларга ашыгыч медицина ярдәме күрсәткән табиблар, фельдшерлар һәм шәфкать туташлары турында бара.

Бүгенге көндә түләүләр тулы күләмдә алып барыла. COVID-19 йоктырган пациентларга ярдәм күрсәткән өчен федераль түләүләр буенча сораулар барлыкка килгәндә, Айрат Гарипов медицина оешмасы җитәкчесенә яки "кайнар линия" гә эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр 8 (843) 2-317-940 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте.

Лилия Маврина  өстәмә  түләүләрне алучы медицина хезмәткәрләре исемлегенә өйдә дәваланучы COVID-19 пациентларына медицина ярдәме күрсәтүче  участок терапевтларын  кертүгә кагылышлы  сорау бирде. "Әгәр пациент "ковид" авырулары реестрына эләксә, аңа ярдәм күрсәткән бөтен медперсонал түләүләрне ала, - дип җавап бирде республиканың Сәламәтлек саклау министры урынбасары, - хәер,  барлык табиблар да "куркыныч янаган" төркемгә керә".

Депутат Гөлнара Мөҗипова медицина хезмәткәрләренең барысы да шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгәнме, дип кызыксынды. “Кайбер мәсьәләләр, әлбәттә, бар, әмма Татарстан - Россиянең иң яхшы төбәкләренең берсе”, - дип җавап бирде Айрат Гарипов.

Татьяна Ларионова хезмәттәшләренә үз округларында медицина учреждениеләрендәге эшләрнең торышын анализларга кушты. Моннан тыш, ул башка төбәкләрдә тормышка ашырыла торган өстәмә ярдәм чараларын анализларга тәкъдим итте. «Без кайда ярдәм итә  алабыз, без моны эшләргә тиеш», - диде депутат берләшмәсе җитәкчесе.

Социаль ярдәм чаралары турында Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева җентекләп сөйләде. «Быел безнең министрлык буенча гына да балалы гаиләләргә социаль түләүләр күләме ике тапкыр артты», - дип ачыклык кертте ул.

Быел балалы гаиләләргә 14 млрд. сумнан артык социаль ярдәм чаралары каралган. 30 сентябрьгә кадәр ярты елга бер тапкыр яңадан теркәлергә тиешле барлык түләүләр автомат рәвештә озайтылган. Гаиләләргә ярдәм итү буенча өстәмә чаралар арасында - 3-7 яшьлек балага 4686,5 сум күләмендә айлык акчалата түләү (гаиләнең бер әгъзасына керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләр ала), беренче балага  9 373 сум күләмендә айлык акчалата түләү (гаиләнең бер әгъзасына керемнәре ике яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләр ала), беренче балага айлык пособиенең минималь күләмен 1,5яшькә кадәр 3375 сумнан алып 6752 сумга кадәр арттыру, 5 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр әгъзаларына айлык пособие, балалар бакчасы өчен өстәмә компенсация арту, дарулар алу өчен түләүләр һәм башкалар...

Наталья Бутаева билгеләп үткәнчә, хезмәт базарында кайбер тискәре тенденцияләр күзәтелгән. Аерым алганда, марттан алып майга кадәр эшсезлекнең 4,5 тапкырга артуы күзәтелә. 2020 елның 1 мартына республикада 12352 эшсез кеше теркәлгән булса, 26 майга - 55164 кеше. Дөрес, профильле министрлык вәкиле мондый үсешне соры хезмәт базарын "легальләштерү" белән бәйли. “Республикада массакүләм кыскартулар юк”, - дип ассызыклады ул. 

Бизнеска ярдәм итүнең күп чаралары, шул исәптән үз-үзләрен эшләүчеләргә дә, быелның маеннан эшли башлады, дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Эшкуарлыкны үстерү һәм конкуренция департаменты җитәкчесе урынбасары Елена Шулина. Аның әйтүенчә,  чараларның бер өлеше бизнес әһелләре  белән аралашканнан соң, шулай ук депутатлар тәкъдимнәре буенча кертелгән.

Пандемия чорында татарстанлыларга волонтерлар зур ярдәм күрсәтте. Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова билгеләп үткәнчә, бүген республикада “Без бергә!” төбәк проекты кысаларында 5 меңнән артык волонтер эшли. "Волонтерларга иң кыены март ахырында - апрель башында булды, - дип сөйләде ул, - вәзгыятьне һәм кертелгән чикләүләрне аңлатуны сорап шалтыратулар күп булды, call үзәк, кайнар линия эшләде".

Волонтерлар өлкән буын гражданнарына гына түгел, ә барлык мөрәҗәгать итүчеләргә дә ярдәм күрсәтергә тырыштылар. Мөрәҗәгать итүчеләр арасында ялгыз яшәүче яшь әниләр дә, куркыныч төркеменә керә торган төрле авырулары булган татарстанлылар да бар иде.

"Бүген гаризалар саны кимү бара, шул исәптән өлкән буыннан да", - дип йомгаклады Светлана Захарова.

Утырышта "Твори добро" хәйрия акциясен башлау турында карар кабул ителде, аның максаты - авыр тормыш хәлендә калган балалары булган гаиләләргә ярдәм күрсәтү. Акция кысаларында компьютер техникасы сатып алыначак һәм аз керемле гаиләләрдән булган балаларга тапшырылачак. Дистанцияле  белем бирү укучыларның гаджетларга зур ихтыяҗын күрсәтте. Компьютер техникасы өстәмә белем бирү өчен дә кулланылырга мөмкин.

Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, акция 2020 елның 1 июненнән башлана. Беренче этапта 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче медицина хезмәткәрләре гаиләләренә ярдәм итәчәкләр, икенче этапта - тәрбиягә бала алучы социаль хезмәткәрләргә, өченче этапта - сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән мәктәп яшендәге балаларны тәрбияләүче китапханә системасы хезмәткәрләренә.

«Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсе әгъзалары барлык битараф булмаган татарстанлыларга акциягә кушылырга һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларга гаджетлар сатып алу өчен финанс ярдәме күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International