Депутатлар мәктәпкәчә белем бирүне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2020 елның 5 июне, җомга, 14:26

Бүген мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында депутатлар мәктәпкәчә белем бирүне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар һәм ике федераль закон проектын хупладылар. Комитет утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Комитет утырышында Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем бирүне үстерү турындагы төп мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин чыгыш ясады.

Татарстан буенча мәктәпкәчә белем бирү мөмкинлеге 92 процент тәшкил итә, дип белдерде Илсур Һадиуллин үз чыгышында.

«Өч яшькә кадәрге балалар арасында мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге 61 процент тәшкил итә. Өч яшьтән өлкәнрәк балаларның 97,5 проценты бакчаларда урыннар белән тәэмин ителгән», — дип сөйләде ул.

Илсур Һадиуллин 2020 елы башына республиканың балалар бакчаларында барлыгы 224 меңнән артык бала булуын билгеләп үтте. «Татарстанда 1747 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы эшли, шуларның 22се — дәүләтнеке булмаган оешма. Үз структураларында мәктәпкәчә төркемнәр булган барлыгы 266 мәктәп эшли», — диде ул.

Татарстанда 2020-2021 елларда мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында балаларга 10 меңнән артык урын булдырырга ниятлиләр. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

«Балалар бакчаларында өстәмә урыннар булдыруга финанслау 2020 һәм 2021 елларда каралган. 5 меңнән артык урын 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге балалар өчен булачак. Быел 5030 урынга исәпләнгән 22 балалар бакчасы төзелә, шуларның 2525 урыны — ясле төркемнәре өчен. Аерым алганда, Казанда 9 оешма төзелә, өчесе — Чаллыда, калганнары — Түбән Кама, Буа, Яшел Үзән, Лаеш, Тукай, Питрәч һәм Биектау районнарында», — диде ул.

Һадиуллин әйтүенчә, әлеге чараларның барысы да 2022 елда өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеген 100 процентка арттыруга юнәлдерелгән. «Демография» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла торган өч яшькә кадәрге балалар бакчаларында өстәмә урыннар булдыру программасы нигезендә 2018-2019 елларда 30 яңа учреждение төзелде», — дип өстәде Илсур Һадиуллин.

«Балалар бакчаларын төзү өчен 5,5 миллиард сум бүлеп бирелгән, шуның 4 миллиарды республика бюджетыннан алынган. Башка федераль программалар буенча 2019 елда 500 урынга исәпләнгән өстәмә ике балалар бакчасы төзелде. Барлыгы 6220 урын булдырылды, шуларның яртысы ясле төркемнәре өчен. Татарстанда 2015 елдан башлап 380 балалар бакчасы төзекләндерелде», — дип йомгаклады министр урынбасары.

Татарстанның тугыз муниципалитетында кече яшьтәге балаларны балалар бакчаларына урнаштыру мәсьәләсе көн кадагында тора. «Чиратта торучылар арасында гомуми санның 50 проценты Казанга туры килә, 20 проценты — Чаллыда, 10 проценты Әлмәттә яши. Кече яшьтәге балаларны бакчаларга урнаштыру проблемасы Яшел Үзән, Түбән Кама, Лаеш, Питрәч, Биектау, Арча районнары өчен актуаль», — дип сөйләде ул.

Илсур Һадиуллин сүзләренә караганда, 2020 ел башына балалар бакчаларына урнашу чиратына 16 меңгә якын бала теркәлгән. «Өч яшькә кадәрге 10 мең бала — мохтаҗ, әмма алар бу уку елында урыннар белән тәэмин ителмәгән», — дип ачыклык кертте ул.

Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары республиканың 22 муниципаль районында барлык яшь категорияләрдәге балалар өчен мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге 100 процент тәэмин ителгән дип белдерде. «Татарстанда 2013-2015 елларда 30 меңгә якын өр-яңа мәктәпкәчә урыннар булдырылды, бу — балалар бакчаларына чиратны киметүнең бер ысулы», — дип сөйләде Илсур Һадиуллин.

Бу хакта фикер алышуда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, депутатлар Илшат Әминов һәм Артем Прокофьев катнашты. Аларны балалар бакчаларына йөрмәгән көннәр өчен ата-аналар түләвен яңадан исәпләү механизмы, ата-аналарга компенсация түләүләрен кертү перспективасы, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында дәүләт телләрен өйрәнүнең торышы кызыксындырды.

Мәсьәләне карау нәтиҗәләре буенча комитет ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына тәкъдимнәр кабул итте.

Комитет утырышында шулай ук "РФда мәгариф турында" Федераль законга укучыларны тәрбияләү мәсьәләләре буенча үзгәрешләр кертү хакында" һәм "РФда мәгариф турында" Федераль законның 16 статьясына мәгариф программаларын гамәлгә ашырганда электрон укытуны, дистанцион белем технологияләрен куллану тәртибен билгеләү вәкаләтләрен билгеләү өлешендә үзгәреш кертү турында" федераль закон проектлары да каралды һәм хупланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International