Яр Чаллыда капиталь ремонт турындагы канунны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар

2020 елның 5 июне, җомга, 18:30

Бүген Чаллыда Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты башлыгы Александр Тыгин рәислегендә "Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында" ТР законын мониторинглауны гамәлгә ашыру чаралары кысаларында эшлекле киңәшмә узды.

Александр Тыгин билгеләп үткәнчә, парламент тарафыннан республика канунына капиталь ремонт турында мониторинг үткәрү турында карар кабул ителгән. Әлеге хокукый ревизиянең асылы - норматив хокукый актны гамәлгә ашыруда катнашучы институтлар эшенең нәтиҗәлелеген бәяләү.

"Безнең күчмә чараларның төп бурычы - урыннардан хәбәрләр алу, республикада  яшәүчеләр парламент кабул иткән карарларның нәтиҗәлелеген  ныграк тойсын өчен, законда нәрсәне үзгәртергә кирәген аңлау", – дип аңлатты ул.

Парламент комитеты рәисе,  ишегалларын төзекләндерү буенча республика президенты программасын аерым игътибарга алып, Татарстанда уңайлы мохит булдыруга  зур игътибар бирелә дип ассызыклады.

Исегезгә төшерәбез, 2010 елдан республика торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләүнең сынау проектын гамәлгә ашыруга кереште. Төп бурыч финанслауның яңа механизмын булдыру иде. Федераль закон таләпләренә җавап бирә торган капиталь ремонт программасы эшләнде һәм расланды, аның нигезендә милекчеләренең акчалары республиканың Капиталь ремонт фондында тупланды.

Республиканың уңай тәҗрибәсе торак законнарына үзгәрешләр кертү өчен этәргеч булды. 2013 елда илнең барлык субъектлары тарафыннан күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча төбәк системалары булдырылды, аларга капремонт турында закон кабул итү, региональ оператор төзү, кертемнең минималь күләмен билгеләү, капиталь ремонт буенча региональ программаны раслау кертелде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 2014-2043 елларга капремонтның төбәк программасы расланды, аңа 16,5 меңнән артык күпфатирлы йорт кертелгән иде.

Күпфатирлы йортларда капиталь ремонт оештыру һәм үткәрү мәсьәләсе буенча фикер алышуда Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Чаллы шәһәре идарәче компанияләре җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшев узган алты елда гомуми мәйданы 33 миллион квадрат метр булган 5500 күпфатирлы йорт ремонтлануын хәбәр итте. Бу йортларда яшәүчеләр саны 1,3 миллионнан артык.

Яр Чаллы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев капремонт кысаларында нинди эшләр башкарылуы турында җентекләп сөйләде.

Фикер алышу барышында Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев эшләрне башкаруның сыйфатына игътибар итте, республика халкыннан торак сәясәте өлкәсендә күпсанлы мөрәҗәгатьләр һәм шикаятьләр килүенщ басым ясады.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International