Парламентчылар мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә татар телен үстерү буенча Актаныш тәҗрибәсен өйрәнәләр

2020 елның 10 июне, чәршәмбе, 10:19

9 июньдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты җитәкчесе урынбасары Камил Нугаев Актаныш  районында эш сәфәрендә булып, район мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә татар телен үстерү мәсьәләләрен өйрәнделәр. Парламентарийлар шулай ук район кырларын карап чыктылар һәм «Әнәк» агрофирмасында булдылар.

Районның мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә татар телен үстерүгә һәм яшәтүгә багышланган киңәшмәдә Марат Әхмәтов, республикада татар телен саклау һәм үстерү буенча комиссия төзелә, дип хәбәр итте. Ул Актаныш районының туган телне өйрәнүнең нәтиҗәле системасын булдыру тәҗрибәсе, шулай ук мәгариф, мәдәният, массакүләм мәгълүмат чаралары эше республиканың башка муниципалитетлары өчен үрнәк булырга мөмкин, дип ассызыклады.

Моннан тыш, Марат Әхмәтов һәм Камил Нугаев Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов озатуында ТАССРның Калинин районы "1 май" исемендәге беренче коллектив хуҗалыкның бернче рәисе Шәрип Шәймиевнең музеенда булдылар. Марат Әхмәтов музейга “Победа одна на всех” дигән китап бүләк итте. Анда Шәрип Шәймиев турында язма урын алган.
 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International