Дәүләт Советының унынчы утырышы ачылды

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе, 10:22

Бүген иртәнге сәгать 10 да алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унынчы утырышы ачылды.

Дәүләт Советы Президиумы унынчы утырышта карарау өчен16 мәсьәләне  тәкъдим иткән иде.

Беренче укылышта Татарстан Президенты тарафыннан кертелгән 2019 елгы республика бюджеты һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турындагы закон проектлары каралачак.

Моннан тыш, беренче укылышка Татарстан Республикасы Бюджет кодексына һәм инвестиция эшчәнлеге турында республика законнарына үзгәрешләр кертелә торган закон проектлары, алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр (күпфатирлы йортларда урнашкан җәмәгать туклануы объектларында алкоголь продукциясен ваклап сатуга таләпләрне төгәлләштерү өлешендә), юл хәрәкәтен оештыру өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында, азык-төлек продуктларының сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча аерым чаралар турында (азык-төлек продуктларының, материалларның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары языла), Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында закон проектлары чыгарыла.

Өченче укылышта карауга җир асты байлыклары турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты әзерләнгән.

Унынчы утырыш кысаларында Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтлары торышы һәм үсеше турында доклад белән Иҗтимагый палата рәисе Зилә Вәлиева чыгыш ясаячак. Шулай ук Сәламәтлек саклау өлкәсендә федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы мәгълүматы да депутатлар игътибарына тәкъдим ителәчәк.

Парламент комитетлары рәисләре Шакир Яһудин, Леонид Якунин, Альберт Хәбибуллин, Лотфулла Шәфигуллин, Светлана Захарова, Айрат Зарипов һәм Александр Тыгин көн тәртибенә өстәмә сораулар кертү тәкъдиме белән чыктылар.

Фикер алышу нәтиҗәсендә, алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы унынчы утырышының түбәндәге көн тәртибе расланды:

Татарстан Республикасы Президентын сайлауларны билгеләү турында.

Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары вазыйфаларын башкару турында.

Демидов Алексей Ивановичны Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе вазыйфасына билгеләп кую турында.

«2019 елгы Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында»     74-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

«2019 елгы Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында» 73-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

«Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексының аерым нигезләмәләренең гамәлдә булуын туктатып тору турында» 76-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

«Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында» 83-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

«Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 52-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (III укылыш).

«Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының (закон актлары нигезләмәләренең) үз көчләрен югалтуын тану хакында» 80-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

«Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 78-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

«Этил спирты, алкоголь продукциясе һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аларның әйләнешен дәүләт тарафыннан җайга салу турында һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү хакында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» 304116-7 номерлы федераль закон проекты хакында (алкоголь продукциясен ваклап сатуга, шул исәптән җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәткәндә, өстәмә чикләүләр һәм тыю билгеләү өлешендә).

«Татарстан Республикасында юл хәрәкәтен оештыру өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законының 8 статьясына үзгәреш кертү хакында» 72-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

«Татарстан Республикасында азык-төлек продуктларының сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүнең аерым чаралары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 75-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

«Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 77-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

«Татарстан Республикасы законнары мониторингы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 79-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

«Татарстан Республикасында халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында» Татарстан Республикасы Законының 21 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 81-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

«Татарстан Республикасында опека һәм попечительлек органнары эшчәнлеген оештыру турында» Татарстан Республикасы Законының 5 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 82-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

«Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм фонды турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында.

Вәлиев Азат Рөстәм улын Татарстан Республикасы Хисап палатасы аудиторы вазыйфасыннан вакытыннан алда азат итү турында.

Татарстан Республикасы Хисап палатасы аудиторлары вазыйфаларына билгеләү турында.

«2019 елда Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтлары торышы һәм үсеше турында» Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы доклады.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы мәгълүматы.

«Россия Федерациясе Торак кодексының 175 статьясына үзгәреш кертү турында» 940258-7 номерлы федераль закон проекты хакында (махсус счеттагы акчаларга арест салуга тыю билгеләү өлешендә).

«Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» Федераль законның 24 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 917948-7 номерлы федераль закон проекты турында (белгеч аккредитациясен узу өчен медицина һәм фармацевтика мәгариф оешмаларын тәмамлаучыларга хәрби хезмәткә чакыруны кичектереп тору хакында).

«Этил спирты, алкоголь продукциясе һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аларның әйләнешен дәүләт тарафыннан җайга салу турында һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү хакында» Федераль законга һәм «Реклама турында» Федераль законның 21 статьясына Евразия икътисадый берлеге әгъзалары булып торучы дәүләтләрдә җитештерелгән шәраб продукциясе махсуслаштырылган ярминкәләрен оештыру өлешендә үзгәрешләр кертү хакында» 944923-7 номерлы федераль закон проекты турында.

«Россия Федерациясенең аерым закон актларына элек исәпкә алынган күчемсез мөлкәт объектларының хокукка ия булучыларын ачыклау тәртибен билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» 933979-7 номерлы федераль закон проекты хакында.

«Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 933960-7 номерлы федераль закон проекты хакында (комплекслы кадастр эшләренең заказчылары исемлеген киңәйтү өлешендә).

«Россия Федерациясендә сәнәгать сәясәте турында» Федераль законның 6 статьясына үзгәреш кертү хакында» 945370-7 номерлы федераль закон проекты турында (төп нәтиҗәлелек күрсәткечләре исемлеген раслау өлешендә).

«Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында» Федераль законның 68 статьясына үзгәреш кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Ленинград өлкәсе Закон чыгару собраниесенең закон чыгару инициативасы турында.

«Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында» Федераль законның 72 статьясына үзгәреш кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Оренбург өлкәсе Закон чыгару Собраниесенең закон чыгару инициативасы турында.

 «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче өлешенә үзгәрешләр кертү турында» 953961-7 номерлы федераль закон проекты хакында (мәҗбүри пенсия иминиятенә иминият кертемнәре суммасы өлешендә түләүләрне төгәлләштерү, мәҗбүри пенсия иминиятенә артык түләнгән һәм артык тотып калынган иминият кертемнәрен кире кайтару тәртибен камилләштерү турында).

«Россия Федерациясе Салым кодексының беренче өлешенә һәм икенче өлешенә һәм «Банклар һәм банк эшчәнлеге турында» Федераль законның 26 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законның 5 статьясына үзгәреш кертү турында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Ленинград өлкәсе Закон чыгару собраниесенең закон чыгару инициативасы хакында.

«Федераль мәгълүмат адреслар системасы турында һәм «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законга дәүләт адреслар реестрын алып бару буенча Россия Федерациясе законнары таләпләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылык билгеләүгә бәйле рәвештә үзгәрешләр кертү турында» 953560-7 номерлы федераль закон проекты хакында.

«Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законга белем алучыларны тәрбияләү мәсьәләләре буенча үзгәрешләр кертү хакында» 960545-7 номерлы федераль закон проекты турында.

«Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законның 16 статьясына уку-укыту программаларын гамәлгә ашырганда электрон белем бирү, дистанцион белем бирү технологияләреннән файдалану тәртибен раслау буенча вәкаләтләр билгеләү өлешендә үзгәреш кертү хакында» 957354-7 номерлы федераль закон проекты турында.

«Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 2.4, 19.5, 19.73 һәм 23.74 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 672511-7 номерлы федераль закон проекты турында (кредит кулланучылар кооперативларының Россия Банкы күрсәтмәләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылыгын киметү өлешендә).

«Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.151 һәм 19.152 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында»  934618-7 номерлы федераль закон проекты турында (булу урыны буенча яисә тору урыны буенча яшәгән һәм теркәлү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыктан азат ителүче затлар исемлеген киңәйтү хакында).

«Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына гражданнарның намусын һәм абруен яклау өлкәсендә законнарны камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында» 954048-7 номерлы федераль закон проекты турында.

Төрлесеннән.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International