КПРФ фракциясе утырышы булды

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе, 09:40

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда Дәүләт Советының алдагы утырышы көн тәртибе мәсьәләләре буенча коммунист депутатлар позициясе билгеләнде. Фракция әгъзалары шулай ук 2020 елның беренче яртысында үзләренең депутат эшчәнлеге турында хисап тотты.  

Фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов хәбәр иткәнчә, Дәүләт Советының унберенче утырышында республика һәм федераль закон проектлары, оештыру мәсьәләләре каралачак, шулай ук ТР Иҗтимагый палатасының доклады һәм Сәламәтлек саклау өлкәсендә федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы мәгълүматы тыңланачак.

Парламент утырышының көн тәртибенә кертелгән күпчелек сорауларны хупларга карар кылдылар.

Фракция утырышында Дәүләт Советы депутатлары Николай Атласов, Мансур Гарифуллин, Фадбир Сафин һәм Александр Комисаровның хисабы тыңланды. Алар үзләренең округларында халык белән очрашулары, сайлаучыларның кабул итүләре һәм муниципаль районнарның җирле органнары депутатларын сайлауга әзерләүдә катнашулары турында сөйләделәр.

Фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов аларның эшчәнлегенә карата кайбер искәрмәләр белдерде һәм урыннарда эшне активлаштырырга чакырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International