"Татарстан - Яңа Гасыр" хәрәкәте игътибары үзәгендә – укучыларны дистанцион режимда укыту проблемалары

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе, 09:55

Бүген "Татарстан - Яңа Гасыр" депутат берләшмәсе утырышы узды, анда парламентарийлар укучыларны укыту проблемалары һәм перспективаларын, дистанцион режимда кадрлар әзерләү мәсьәләләрен карадылар. Доклад белән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин чыгыш ясады.

Илсур Һадиуллин искәртеп узганча, пандемия чорында мәгариф өлкәсе дистанцион уку рәвешенә күчкән. Мәктәп укучылары очрашкан иң зур кыенлыклар арасында - тотрыклы булмаган интернет, бигрәк тә район үзәкләрендә һәм авыл җирлегендә, шулай ук күп балалы гаиләләрдә гаджетлар җитмәү.

Әгәр беренче проблеманы республиканың профильле ведомстволары белән тыгыз хезмәттәшлектә хәл итеп булса, гаджетларны Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе буенча сатып алу өчен Татарстан бюджетыннан шактый акчалар бүлеп бирелгән. Моннан тыш, иҗтимагый оешмалар, меценатлар, төрле дәрәҗәдәге парламентарийлар, шул исәптән "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлеге белән берлектә "Мэрхэмэт - Милосердие" Дәүләт Советы хатын-кызлар берләшмәсе күпбалалы һәм аз керемле гаиләләрдән балаларга планшетлар сатып алу өчен акча җыю проектларын хуплаган һәм үзләре дә оештырган.

Министр урынбасары шулай ук мондый катлаулы чорда мәктәпкәчә учреждениеләрнең эше ничек оештырылуы турында сөйләде. Якын арада бердәм дәүләт имтиханын үткәрүгә бәйле рәвештә мәгариф өлкәсен җаваплы һәм киеренке чор көтә.

Илсур Һадиуллин хәбәр иткәнчә, быел традицион август киңәшмәсе Алабугада яңа полилингваль мәктәп базасында узачак.

Әлеге мәсьәләне карау берләшү әгъзалары арасында дискуссияне җанландырды. Парламентарийлар укыту барышында укытучы бергәлегенә йөкләнеш 2-3 тапкырга арткан, әмма бу аларның хезмәт хакына берничек тә йогынты ясамаган, дип саныйлар.

Берләшмә әгъзалары шулай ук бүгенге утырышка чыгачак мәсьәләләр турында да фикер алыштылар. "ТР территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр һәм ТР кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында" ТР законына үзгәрешләр кертү турында закон проектларына карата үз мөнәсәбәтләрен белдерделәр.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International