Узган елда республиканың Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты арттырып үтәлгән

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе, 12:10

Бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем алганда 2019 елда ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында закон проекты кабул ителде. Закон проектын фонд директоры Алсу Мифтахова тәкъдим итте.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев билгеләп үткәнчә, 2019 елда ММИ территориаль фонды бюджеты турындагы канунга өч тапкыр үзгәрешләр кертелгән. Әлеге үзгәрешләр нәтиҗәсендә фонд бюджеты керемнәре 0,6% ка (303 млн. сум) арткан, чыгымнар - 1,1% ка (610 млн. сум).

Узган елда ММИ Фонды бюджетына 54 млрд. 331 млн. сум күләмендә керемнәр кергән (расланган күрсәткечтән 99,97%).

Салым һәм салым булмаган керемнәр 11,6 млн. сум яки расланган күрсәткечнең 110% күләмендә кергән. ТР бюджетыннан 8,8 млрд. сум җибәрелгән. Татарстан Республикасы территориясендә мәҗбүри медицина иминияте оешмасын финанс белән тәэмин итүгә субвенция 44 млрд. 668 млн. сум күләмендә кергән.

2019 елда ТФОМС бюджеты чыгымнары 54,2 млрд. сум күләмендә башкарылган (фондның расланган бюджетыннан 99,1 %).

Хисап елы нәтиҗәләре буенча Фонд бюджеты салым һәм салым булмаган керемнәр буенча өстәмә керемнәр хисабына 147,1 млн. сум күләмендә профицит белән үтәлгән.

Чыгымнар структурасында төп өлешне 99,3% (53,8 млрд. сум) «2025 елга кадәр Татарстан Республикасында сәламәтлек саклауны үстерү» һәм 2014-2025 елларга «Татарстан Республикасы гражданнарына социаль ярдәм» дәүләт программаларын гамәлгә ашыруга чыгымнар тәшкил итте.

Чыгымнар структурасында иң зур өлешне стационар медицина ярдәме тәшкил итә - 48 %  . Амбулатор медицина ярдәме 35,2% тәшкил итә, көндезге стационар медицина ярдәме - 10,8%.

ММИ база программасына кертелмәгән югары технологияле медицина ярдәменә чыгымнар арткан, бу федераль бюджеттан әлеге чыгымнарны финанслауга республика бюджетына өстәмә акчалар бүлеп бирүгә бәйле.

Россия Федерациясенең башка субъектлары территориясендә иминиятләштерелгән затларга медицина оешмалары күрсәткән чыгымнар 2018 ел белән чагыштырганда 48 млн. сумга арткан һәм 795,5 млн. сум тәшкил иткән.

2019 елда медицина учреждениеләренә табибларның һәм урта медицина персоналының хезмәте өчен 77 млн. сум күләмендә акча җибәрелгән.

Нәтиҗәдә 2019 елда Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турындагы закон проекты түбәндәге параметрлар белән кабул ителде: керемнәр - 54,3 млрд. сум, чыгымнар - 54,2 млрд. сум. Бюджет профициты - 147 млн. 143 мең сум.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International