Хисап палатасының аудиторы билгеләнде

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе, 13:25

Бүген Дәүләт Советы утырышында парламентарийлар Хисап палатасының аудиторы Азат Вәлиевны башка эшкә күчү сәбәпле вазыйфасыннан азат иттеләр.

Азат Вәлиев Әгерҗе муниципаль районы Советы һәм “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге Советының  29 майда узган чираттан тыш уртак утырышында район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары итеп билгеләнде. "Эш чорында Азат Рөстәм улы үзен республикада һәм аннан читтә абруй казанган инициативалы, грамоталы һәм таләпчән җитәкче итеп күрсәтте", - дип тасвирлады аны парламент комитеты рәисе Леонид Якунин.

Ике аудиторның вәкаләтләре тәмамлану һәм Хисап палатасы аудиторларының вакантлы вазыйфасы барлыкка килү сәбәпле, чираттагы срокка Илнур Мөбараков һәм Сергей Колодников, шулай ук Александр Якупов (2017 елдан алып хәзерге вакытка кадәр Хисап палатасының агымдагы контроль бүлеге башлыгы вазыйфасын били) билгеләнде.

"Тәкъдим ителгән кандидатуралар кануннарда каралган барлык таләпләргә җавап бирә, финанс контроле өлкәсендә зур тәҗрибәләре зур", - дип билгеләп үттеләр профиль комитетында.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International