Опека органнары опекуннарны, попечительләрне Социаль тәэмин итүнең бердәм мәгълүмат системасында исәпкә алачак

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе, 13:15

Дәүләт Советы депутатлары «Татарстан Республикасында опека һәм попечительлек органнары эшчәнлеген оештыру турында» ТР Законының 5 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» закон кабул иттеләр.  Документ федераль законга туры китерү максатларында эшләнде.

Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Артем Прокофьев билгеләп үткәнчә, документ белән опека һәм попечительлек органнарын Социаль тәэмин итүнең бердәм дәүләт мәгълүмат системасында опекуннарны, попечительләрне исәпкә алу буенча яңа функция белән тулыландыру тәкъдим ителә.

Парламентарийлар закон проектын беренче һәм өченче укылышта кабул итү өчен тавыш бирде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International