Фәрит Мөхәммәтшин депутатларны гомумроссия тавыш бирүен уздыру буенча аңлату эшләрен активлаштырырга чакырды

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе, 14:37

Дәүләт Советы Рәисе, Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эш төркеме әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин парламент депутатларын үз округларында 1 июльдә узачак  гомумроссия тавыш бирүен уздыру буенча аңлату эшләрен активлаштырырга чакырды.

Республика парламенты җитәкчесе 12 мартта ТР Дәүләт Советының  РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү турындагы канунны хуплавын искәртте. Россия Президенты Владимир Путин Указы белән гомумроссия тавыш бирү көне 1 июньдә игълан ителде. Тавыш бирү тәртибе, тавыш бирү процедурасы 25 июльдән җиде көн дәвамында билгеләнгән.

“Безгә республика халкы үз хокукыннан файдалансын, сайлау участокларына килсен һәм үз фикерен белдерсен өчен барысын да эшләргә кирәк”, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International