Татарстанда 1 июльдән дарулар йөрешен мониторинглау системасы кертелә

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе, 14:49

Бүген депутатлар Сәламәтлек саклау өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы мәгълүматын тыңладылар.

Күзәтчелек органы җитәкчесе Любовь Шәйхетдинова билгеләп үткәнчә, хезмәтнең төп вәкаләтләре булып медицина эшчәнлегенең сыйфатына һәм куркынычсызлыгына контроль; дару чаралары белән эш итү өлкәсендә федераль дәүләт күзәтчелеге; медицина әйберләре йөрешенә дәүләт контроле; медицина, фармацевтика эшчәнлегенә һәм наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр әйләнешенә лицензион контроль.

Медицина эшчәнлеге өлкәсендә контрольдә торучы объектларының гомуми саны - 3760, шул исәптән 1,7 мең даруханә бар. Республика территориясендә 4 дарулар җитештерү предприятиесе, 50 күпләп сату склады, 10 медицина җиһазлары җитештерү предприятиесе эшли. Җирле предприятиеләр тарафыннан 592 төрдә медицина эшләнмәләре җитештерелә.

2017-2019 елларда Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек федераль күзәтчелек хезмәтнең территориаль органы тарафыннан 829 тикшерү уздырылган, аларның нәтиҗәләре буенча ачыкланган хокук бозуларга бәйле рәвештә 392 күрсәтмә бирелгән.

Любовь Шәйхетдинова планнан тыш контроль-күзәтчелек чаралары санының ел саен арта баруына аерым игътибар бирде.

Контроль чаралар уздыру вакытында сәламәтлек саклау өлкәсендә гражданнарның хокукларын үтәү өлешендә кайбер хокук бозулар ачыкланган. Дәүләт һәм хосусый медицина учреждениеләренең 75%ында медицина җиһазлары белән тәэмин итү күләмен үтәмәү, шулай ук медицина ярдәме сыйфатының критерийларын бозу ачыкланган.

Тикшерү нәтиҗәләре сәламәтлек саклау, ТР Прокуратурасы, ТР башкарма хакимияте органнары өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәткә җиткерелгән.

2017-2019 еллар чорында дару чаралары һәм медицина эшләнмәләре әйләнешен контрольдә тоту кысаларында 334 тикшерү уздырылган, аларның 50%ы дару чараларын һәм медицина әйберләрен саклау шартлары бозылу, яраклылык срогы чыгу, медицина җиһазларына техник хезмәт күрсәтү срокларын, шулай ук теркәлмәгән медицина эшләнмәләрен ачыклау белән тәмамланган.

Узган өч ел эчендә республика территориясендә 150 мең төргәктән артык сыйфатсыз дару препаратлары кулланудан алынган.

Ведомство җитәкчесе ассызыклаганча, Росздравнадзор тарафыннан дару препаратлары йөрешен мониторинглауның федераль дәүләт системасын җитештерүчедән алып ахыр кулланучыга кадәр һәр төргәкне мәҗбүри маркировкалау юлы белән гамәлгә кертү эше алып барыла. Бу фальсификацияне булдырмау һәм контрафакт продукцияләр керту юлын каплау өчен өстәмә киртә. Система 2020 елның 1 июленнән эшли башлар дип планлаштырыла.

Мониторинглауның федераль дәүләт системасына дарулар җитештерүчеләр, күпләп сату оешмалары, даруханә, медицина оешмалары һәм медицина эшчәнлеге төп булмаган оешмалар (мәгариф учреждениеләре, социаль өлкә объектлары, спорт объектлары һ.б.) кушылырга тиеш. Бүгенге көнгә системага дәүләт милкендәге барлык медицина һәм фармацевтика оешмалары, социаль өлкә объектлары, шулай ук 61% шәхси медицина оешмалары тоташтырылган.

Докладчы яңа коронавирус инфекциясе таралу чорында контроль-күзәтчелек эшчәнлеге үзенчәлекләренә тукталды. Күзәтчелек органы республика медицина учреждениеләренең коронавирс таралуга каршы торуга әзерлеге, фармацевтика һәм медицина оешмаларын дару препаратлары һәм индивидуаль яклау чаралары белән тәэмин итү, COVID-госпитальләрнең резерв койкаларын оператив җәелдерү һәм җиһазлау мәсьәләләре буенча ситуацияне мониторинглауга басым ясады.

Любовь Шәйхетдинова коронавирус белән вәзгыять тотрыклыланыр, һәм ведомство вакытлыча туктатылган масштаблы проектларны гамәлгә ашыруга кайтачак, дип ышаныч белдерде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аның чыгышын шәрехләп, Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитетын Федераль сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча территориаль органы белән активрак хезмәттәшлек итәргә чакырды.

Парламентарийлар тарафыннан  әлеге мәгълүмат игътибарга алынды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International