«Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» законга үзгәрешләр кертелә

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе, 15:15

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты тарафыннан кертелгән "Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында" ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында" закон проектын кабул итте.

Закон проектын Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин тәкъдим итте, ул документның  республика законнарын «Россия Федерациясе субъектларында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр турында» 2020 елның 18 мартындагы 48-ФЗ номерлы Федераль закон белән тәңгәлләштерү максатларында эшләнүен белдерде.

Закон проекты белән база Законының Вәкаләтле вәкилне урынына сайлап кую, аның вәкаләтләрен туктату тәртибе турында II бүлегенә аерым үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә. Шулай итеп, Вәкаләтле вәкил вазыйфасына кандидатның чит ил гражданлыгы йә яшәүгә рөхсәте яисә Россия Федерациясе гражданының чит ил территориясендә даими яшәүгә хокукын раслаучы бүтән документы була алмый (6 статьяның 2 өлеше).

Тәкъдим ителә торган Законның 7 статьясындагы 3 өлеше нигезендә  Вәкаләтле вәкил ант иткән вакыттан вазыйфаны башкара башлаган дип санала.

Кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләре бозылу турындагы мәгълүматны өйрәнү һәм анализлау, шикаятьләрне карау йомгакларын гомумиләштерү нәтиҗәләре буенча  закон проекты белән Вәкаләтле вәкилгә түбәндәге хокуклар йөкләү тәкъдим ителә:

1) Россия Федерациясе законнары нигезендә гавами тикшерүләр һәм гавами экспертиза уздыру турында тәкъдим белән чыгарга;

2) кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләре бозылу фактлары буенча парламент тыңлауларын уздыру турында тәкъдим белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советына мөрәҗәгать итәргә, шулай ук аларда турыдан-туры йә үз вәкиле аша аларда катнашырга;

3)  кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләре бозылу фактлары буенча парламент тикшерүен уздыру турында тәкъдим белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советына мөрәҗәгать итәргә, шулай ук парламент тикшерүен уздыру өчен парламент комиссиясе эшендә турыдан-туры йә үз вәкиле аша катнашырга (15 статьяның 2 өлеше).

Татарстан Республикасында төзелгән җәмәгать күзәтчелек комиссиясе Вәкаләтле вәкилгә ел саен, календарь ел тәмамланганнан соң 30 көннән дә соңга калмыйча, мәҗбүри тоту урыннарында кеше хокуклары тәэмин ителүгә җәмәгать контролен гамәлгә ашыру йомгаклары буенча материаллар җибәрә.

48-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләре нигезендә шулай ук база Законынындагы Вәкаләтле вәкилнең кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклау һәм торгызу буенча чаралар кабул итүгә хокуклары турында  22  статьясы төгәлләштерелә.

24 статьяга түбәндәге эчтәлекле 3 өлеш өстәлә:

«3. Кеше һәм граждан хокукларына һәм ирекләренә кагылышлы норматив хокукый актларда,  Вәкаләтле вәкил фикеренчә, кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен бозуга китерә торган кимчелекләр яисә җитешсезлекләр ачыкланган очракта, Вәкаләтле вәкил башкарма хакимият органнарына, Татарстан Республикасының башка дәүләт органнарына, Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарына аларны камилләштерү буенча тәкъдимнәр җибәрергә хокуклы.».

Кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләре, аларны яклау рәвешләре һәм ысуллары өлкәсендә халыкка хокукый белем  бирүдә катнашып, Вәкаләтле вәкилгә база Законының 25 статьясында беркетелгән хокуклар йөкләнә.

95 номерлы Закон белән тәкъдим ителә торган 28 статьяның 1 өлеше нигезендә  Вәкаләтле вәкилнең еллык доклады, Вәкаләтле вәкилнең кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләре бозылуларның аерым мәсьәләләре буенча махсус докладлары Вәкаләтле вәкилнең рәсми сайтында «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә урнаштырыла.

Моннан тыш, кайбер маддәләргә редакцион төгәлләштерүләр кертелә.

 Закон проекты Дәүләт Советы тарафыннан тулаем кабул ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International