Депутатлар Иҗтимагый палата рәисе чыгышын тыңладылар

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе, 15:47

Утырышта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева «2019 елда Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтлары торышы һәм үсеше турында» чыгыш ясады.

"Алтынчы чакырылыш Иҗтимагый палатасы сайланган көннән алып узган биш ай ил өчен дә, җәмгыять өчен дә җитди сынау булды, - дип билгеләде Зилә Вәлиева. - Бу ара даими диалог һәм хакимият белән җәмгыятьнең үзара хезмәттәшлеген таләп иткән вакыйгаларга бай булды. Иҗтимагый палатада барлык мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышынды. Мондый хезмәттәшлекнең төп мәсьәләләренең берсе ил җитәкчелеге тәкъдим иткән Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр турында фикер алышу булды".

Дәүләт сәясәтен эшләүдә һәм гамәлгә ашыруда граждан җәмгыятенең өстенлекле роле турындагы төзәтмәләрне республика җәмәгатьчелеге аеруча рухланып кабул итте. Беренче тапкыр хөкүмәтнең коммерцияле булмаган оешмаларга, ирекле һәм волонтерлык хәрәкәтенә ярдәм итү чаралары һәм гарантияләре буенча йөкләмәләре билгеләнә.

Иҗтимагый палата рәисе, җәмәгать оешмалары РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүен әзерләү мәсьәләсендә актив позициядә торалар, дип белдерде. 11 меңнән артык иҗтимагый күзәтүче әзерләнгән. Кырык иҗтимагый оешма, республиканың коммерциячел булмаган оешмасы һәм сәяси партияләрнең алты төбәк бүлекчәсе белән килешүләр төзелгән.

"Марттан башлап Иҗтимагый палата эшенең беренче планына гражданнарның тормышы һәм сәламәтлеге турында мәсьәлә чыкты, - диде Зилә Вәлиева. - Палата өчен төп фронт булып, коронавирус пандемия шартларында иҗтимагый процессларны координацияләү һәм эшлекле климат мониторингы буенча эш торды. Палата өчен социаль юнәлешле оешмаларга ярдәм итү һәм үз-үзен изоляцияләү режимында авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга ярдәм итү өчен аларның ресурсларын туплау мөһим иде".

Зилә Вәлиева үз докладында шулай ук волонтерларның һәм коммерциягә карамаган оешмаларның Җиңү көненә багышланган чаралар үткәрүгә керткән өлешен, шулай ук "Ярдәм янәшә" бөтенхалык хәрәкәтен билгеләп үтте, кайбер иҗтимагый оешмаларга һәм хәрәкәтләргә җәмгыять мәнфәгатьләрен яклау буенча хезмәттәшлек итүләре өчен рәхмәт белдерде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International