"Мәрхәмәт-Милосердие" депутатлар берләшмәсе әгъзалары тарихи мирасны саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе, 17:32

Бүген "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын-кызлар берләшмәсенең күчмә утырышы Казан Мәрьям ана иконасы соборының торгызыла торган бинасында узды. Парламентарийлар тарихи мирасны саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук реставрация эшләренең барышы белән таныштылар. Биредә эш хәтта коронавирус пандемиясе белән бәйле чикләүләр гамәлдә булган чорда да тукталмаган.

Искәртеп узабыз,  әлеге соборны торгызу буенча  татарстанлылардан күпсанлы мөрәҗәгатьләр булган иде. Моңа җавап итеп Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елның 4 ноябрендә Болгар Ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям ана иконасы соборын торгызу турында Указ чыгарды.  2015 елның 2 декабрендә Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл соборны торгызуга үзенең фатихасы бирде. 2016 елның 21 июлендә собор нигезенә беренче таш һәм капсула салу тантанасы булды.

Собор төзелеше Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең даими контролендә тора. Тулаем алганда, гыйбадәтханәне торгызуда төрле милләт һәм дин вәкилләре, төрле һөнәр ияләре һәм төрле яшьтәге кешеләр, дөньяның күп кенә илләре гражданнары катнаша. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Мәрхәмәт-Милосердие” депутат берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, күпчелек эшне нәкъ менә шундый хезмәттәшлек һәм уңышка ышану нәтиҗәсендә башкарып чыкканнар.

Хәзерге вакытта Өске гыйбадәтханәнең эчке бизәлеше эшләре алып барыла. Уникаль  Мәгарә гыйбадәтханәсен реставрацияләү тәмамланган һәм ул изгеләштерелгән.

"Без казу эшләре башлангач Мәгарә  гыйбадәтханәсенең аерым элементларының саклануын аңладык, безнең проект институты аны торгызу юлларын тапты, - дип сөйләде Татьяна Ларионова, - һичшиксез, Болгарда һәм Зөядә объектларны торгызу тәҗрибәсе дә ярдәм итте".

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары билгеләп үткәнчә, монастырь территориясендә археологик казылмалар үткәрелгән, күп кенә артефактлар нәкъ менә Мәгарә гыйбадәтханәсе биналарында сакланган. Собор элек ничек булса шул рәвешле торгызыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International