Республикада якын арада сәүдә объектларын этаплап ачу кирәк, дип саный депутат Олег Коробченко

2020 елның 12 июне, җомга, 10:56

Парламентның11 июньдә узган унынчы утырышы кысаларында Дәүләт Советы депутаты Олег Коробченко Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе һәм Татарстанда коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб җитәкчелегенә республикада сәүдә объектларын этаплап ачу кирәклеге турында мөрәҗәгать итте.

Оле Коробченко билгеләп үткәнчә, илдә килеп туган кризиска бәйле рәвештә күпчелек сәүдә үзәкләре ике айдан артык ябык. Аның әйтүенчә, эшкуарлар өметсезлек чигендә тора, зыян күрә, аларның бер өлеше инде банкрот. Эшне югалткан кешеләр саны меңәрләп исәпләнә, дип ассызыклады депутат.

«Рост» партиясенең төбәк бүлекләренә һәм минем җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсенә сәүдә үзәкләрендә һәм республика базарларында азык-төлек булмаган товарларны ваклап сату белән шөгыльләнүче эшкуарлардан күпсанлы мөрәҗәгатьләр керә. Аренда түләүнең булмавы яки кимүе аркасында сәүдә комплекслары хуҗалары да зыян күрә ", - дип белдерде Олег Коробченко.

Парламентарий сүзләренчә, Татарстан Президентының якын арада авыл җирлекләрендә сәүдә комплексларын ачу карары турындагы хәбәрне эшкуарлар рухланып кабул итте, әмма мондый предприятиеләрнең күбесе эре шәһәрләрдә урнашкан. Олег Коробченко илнең күп төбәкләрендә, шул исәптән Мәскәүдә дә, сәүдә комплексларының инде ачык булуын искәртте.

"Роспотребнадзор җитәкчелегенә һәм Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп шуны әйтәм: якын араларда, барлык санитар-эпидемиологик шартларны һәм таләпләрне мәҗбүри үтәү шарты белән, республикада барлык сәүдә объектларын этаплап ачарга мөмкинлек бирегез, - дип белдерде ул. - Бизнес-берләшмәләр сәүдә комплекслары территориясендә куркынычсызлык чараларын гамәлгә ашыруда актив катнашырга әзер. Бүгенге вәзгыятьне сәүдә үзәкләре хезмәткәрләре аңлый алмый, мәсәлән, супермаркетлар яки башка аерым сәүдә объектлары эшли, килүчеләр саны регламентланмаган һәм еш кына аларда халык туплана, шул ук вакытта сәүдә үзәкләренә эшләргә рөхсәт итмиләр".

Күп эшмәкәрләрнең, дип билгеләп үтте депутат, исәп көннәргә бара, финанслар бетә, ә бит күпләрнең кредит йөкләнеше һәм аренда түләүләре бар. "Бизнесны коткара ала торган бердәнбер чара булып аларга эшләргә мөмкинлек бирү тора. Бу чакыруны ишетүегезне үтенәм", - дип сүзен йомгаклады парламентарий.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International