Дәүләт Советында торак-коммуналь хуҗалык пролблемалары турында сөйләштеләр

2020 елның 17 июне, чәршәмбе, 14:52

Бүген ТР Дәүләт Советында ТКХ проблемаларына багышланган киңәшмә булды. "Түгәрәк өстәл" форматында оештырылган әлеге очрашуны КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов уздырды.

Киңәшмәне ачканда, Хафиз Миргалимов коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты, исәп-хисап тәртибе, тарифлар һәм башка сорауларның республикада яшәүче кешеләрне генә түгел, парламентарийларны да борчыганын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, соңгы айларда җылылык хезмәте өчен түләү, чүп-чар чыгару һәм кулланучыларның хокуклары турындагы сораулар аеруча кискенләште.

Казанның өй комитетлары берлеге рәисе Геннадий Сомов җыелышта катнашучыларның игътибарын идарәче компанияләр тарафыннан торак-коммуналь өлкәдәге законнарның бозылуына юнәлтте. Шундыйлардан өйләрнең мәйданы теркәү документларында бер төрле, ә счет-фактураларда башкача күрсәтелү, өстәп язулар, ялган саннар күрсәтү, мәҗбүри финанс документларының  икътисади нигеләнмәве һәм башкалар.

Тармак проблемалары турында "Живи как хозяин" гражданнар хәрәкәте рәисе Ирина Волкова һәм оешманың ике әгъзасы Илизә Юзликеева белән Евгений Климовских сөйләделәр. Алар идарәче компанияләр күрсәткән, ә кайбер очракларда хәтта күрсәтмәгән ехмәтләр өчен дә халыктан түләттерүнең сәбәпләре белән кызыксындылар. 

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКИ министрының беренче урынбасары Алексей Фомин санап кителгән проблемаларның халык өчен генә түгел, хакимият өчен дә мөһим булуын ассызыклады. "Күп фатирлы өйләрдә яшәүчеләр күтәргән проблемаларны чишү белән министрлык даими шөгелләнә, - диде ул. - Без киләчәктә дә җәмәгатьчелек, иҗтимагый оешмалар белән берлектә эшләячәкбез".

Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев һәм ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов сорауларга җавап бирделәр һәм үзләре дә кирәкле мәгълүмат бирделәр.

Фикер алышуларда Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктур үсеш комитеты рәисе Александр Тыгин катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, парламент комитеты республика органнары, муниципалитетлар һәм иҗтимагый оешмалар белән берлектә эш итә. "Тармак эшчәнлеген законнар белән тәэмин итү, дәүләт тарафыннан идарә итү әлеге процесста катнашучыларның барысына да таянып, аларның мәнфәгатьләрен истә алып эшләнергә тиеш, - диде ул. - Шуңа күрә без шәһәрләргә һәм районнарга еш йөрибез, аларның тәҗрибәсен өйрәнәбез".

"Түгәрәк өстәл" эшендә Дәүләт Советы депутатлары Александр Комисаров, Фадбир Сафин һәм Марат Нуриев, Казан шәһәре башкарма комитеты һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International