Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» партиясенең төбәк Сәяси советы президиумы утырышын уздырды

2020 елның 17 июне, чәршәмбе, 16:37

Бүген Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә узган "Бердәм Россия" партиясенең төбәк сәяси советы Президиумы утырышында аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән укучыларга адреслы ярдәм күрсәтү турында сүз барды. Моннан тыш, бердәмроссиялеләр 2020 елның 13 сентябрендә Алабуга сайлау округы буенча Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат күрсәтү өчен кандидатураны расладылар.

Агымдагы елның апрель азагында җыелган партия кертемнәрен "Өйдә укырга ярдәм ит" акциясе кысаларында аз керемле күп балалы гаиләләрдә укучылар өчен  гаджетлар һәм табиблар өчен индивидуаль саклану чараларын сатып алуга җибәрү турында карар кабул ителгән иде.

Барлыгы бу чорда 1,9 млн. сумнан артык акча җыелган. Беренче этапта 1610 саклану костюмы сатып алынган һәм профильле медицина учреждениеләренә тапшырылган һәм укучылар өчен  50 планшет сатып алынган.

Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларының "Мәрхәмәт-Милосердие" берләшмәсе тарафыннан быелның 1 июненнән «Игелек кыл» яңа хәйрия акциясе башланып китте, аның максаты - авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм күрсәтү. Акция кысаларында 125 мең сум җыелган, компьютер техникасы сатып алынган һәм аз керемле гаиләләрдән булган медицина һәм социаль хезмәткәрләргә тапшырылган. Хәзерге вакытта акция кысаларында эш дәвам итә. Сентябрьдә депутатлар, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән мәктәп яшендәге балаларны тәрбияләүче күп балалы мәгариф хезмәткәрләре гаиләләренә гаджетлар тапшырырга ниятләп торалар.

"Партия активы тарафыннан якынча 2 млн. сум акча җыелган, сатып алынган планшетларны нәкъ менә мохтаҗларга тапшырырга кирәк", - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Бүген исә партиянең төбәк Сәяси советы Президиумы утырышында бердәмроссиялеләр яшерен тавыш бирү юлы белән  «Алабуга тибындагы сәнәгать-җитештерү махсус икътисади зонасы» АҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиевне  Дәүләт Советына сайлауларда партиядән кандидат итеп күрсәтү өчен расладылар. Сайлаулар  2020 елның 13 сентябрендә 37 нче Алабуга бер мандатлы сайлау округы буенча узачак.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International