Питрәч районында Хәтер һәм кайгы көне уздырылды

2020 елның 22 июне, дүшәмбе, 15:59

Бүген, Хәтер һәм кайгы көнендә, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Питрәч муниципаль районында булды, анда ул Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гаврилов музеен карады, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары һәм аграр комплекс предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты.

Петр Гаврилов музее Питрәч районының Әлбәдән авылында, Брест крепостеның легендар сакчысы булган егетнең туган авылында урнашкан. Биредә ел саен Бөек Ватан сугышы башлану вакыйгаларын тасвирлаган «Әлбәдән» фестивале уза. Узган ел фестиваль Россиянең 15 төбәгеннән 8 меңнән артык кунак җыйган. Быел коронавирус пандемиясе белән бәйле чикләүләр  нәтиҗәсендә фестиваль соңрак вакытка күчерелгән. Әмма бүген җыелганнарга тарихи күренешләрнең берсен - ныгытманы штурмлауга керешүне тасвирлаганны  тәкъдим иттеләр.

Брест крепостен алу өчен немецларга  план буенча 8 сәгать вакыт бирелгән булган. Чынбарлыкта, 22 июнь кичендә, гитлерчыларга Бөек Ватан сугышы тарихында беренче приказ –  чигенергә һәм оборонага күчәргә приказ бирелгән. Көнчыгыш форт фашистларның басып алу юлында иң зур һәм иң озын киртәләрнең берсе булган. "Көнчыгыш форт" оборонасы җитәкчесе майор Петр Гаврилов – Брест Крепостын саклаучыларның иң танылганы. Бу 1941 елның 27 июлендә була. Өч елдан соң, 1944 елның 28 июлендә, Кызыл Армия Брест шәһәрен һәм Брест крепостен илбасарлардан азат итә.

«Бу ел аеруча үзенчәлекле - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы. Фронтка 700 меңнән артык татарстанлы киткән, шуларның һәр икенчесе әйләнеп кайтмаган, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда, - Әйе, бүген кайгы көне, һәлак булганнар истәлеген хөрмәтләү көне, шул ук вакытта илебезне, үз гражданнарыбызны, Ватаныбыз бәйсезлеген яклый алганыбыз өчен горурлану көне дә. Без яшьләребезне Петр Михайлович Гаврилов кебек каһарманнар үрнәгендә тәрбияләргә, үткәннәрдән нәтиҗәләр ясарга һәм бу вакыйгалар турында тарихи дөреслекне буыннан-буынга тапшырырга тиеш".

Тарихи күренешләрне тасвирлауда «Аторетроклуб-21» хәрби еллар ретротехникасы катнашты. Шулай ук музей бинасы каршында Бөек Ватан сугышы чоры кораллары күргәзмәсе оештырылган иде.

12 сәгать 15 минутта бер минутлык тынлык игълан ителде. Нәкъ шул вакытта, 79 ел элек, радиодан фашист Германиясенең СССРга һөҗүме турында игълан ителгән һәм кешелек тарихында иң куркыныч һәм кан кою сугышларының берсе башланган.

Әлбәдән авылында Петр Гаврилов музее моннан ун ел элек, 2010 елның июнендә, геройның тууына 110 яшь тулу көнендә ачылган. Бүген музей фондында П.М. Гаврилов белән бәйле 267 экспонат саклана. Музейда 16 меңнән артык кеше булган.

Фәрит Мөхәммәтшин музей хезмәткәрләренә герой-якташларының  истәлеген кадерләп саклап музейны үстерүләре өчен рәхмәт белдерде. "Музей Петр Гаврилов батырлыгы белән горурланучы яшьләрнең һәм якташларның очрашу урынына әверелгән, биредә тантаналы рәвештә хәрби хезмәткә чакырылучыларны Россия Кораллы көчләренә озаталар", - диде ул. 

Музей бинасында Дәүләт Советы Рәисе тарихи вакыйгаларны гәүдәләндерүчеләргә  һәм идея авторларына бүләкләр тапшырды.

П.М. Гаврилов музеена Беларусьны немец-фашист илбасарларыннан азат итүнең 75 еллыгы юбилей медале тапшырылды. Бүләкне Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Илчелегенең Казан бүлеге җитәкчесе Олег Исаев тапшырды. Ул шулай ук Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Владимир Семашконың Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның 120 еллыгы уңаеннан котлавын җиткерде. «Майор Гавриловның батырлыгы сугышның беренче көннәрендә совет солдатлары һәм офицерлары тарафыннан фашист Германиясе гаскәрләренә күрсәтелгән каршылык символы булып тора, - диелә котлауда, - герой Гавриловның исеме Бөек Ватан сугышы тарихына гына түгел, Беларусь Республикасы тарихына да мәңгегә язылды. Узган сугыш хәтере Россия һәм Беларусь халыклары өчен бердәй булып тора".

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Конституциясенә ил Президенты Владимир Путин инициативасы белән кертелгән төзәтмәләрнең берсе тарихи хакыйкатьне саклауга кагыла, дип искәртте. "Бу төзәтмәне абсолют гадел дип саныйм, - безнең хәтердә сугыш геройлары, аларның батырлыгы турында хакыйкать  сакланырга һәм буыннан буынга тапшырылырга тиеш. Татарстанлылар бу тәкъдимне хупларлар дип уйлыйм».

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисенең районның авыл җирлекләре башлыклары һәм фермерлары белән очрашуында Конституциягә төзәтмәләр һәм алда торган гомумроссия тавыш бирүләре турында сүз барды.

Шулай ук кече хуҗалыкларны үстерүгә аерым игътибар бирелде, аларның авыл хуҗалыгы җитештерүенә керткән өлеше елдан-ел арта бара. Күргәзмәдә җирле җитештерүчеләрнең продукциясе тәкъдим ителде. Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Премьер-министры урынбасары - республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм район башлыгы Илһам Кашапов белән бергә экспозицияне карап чыкты һәм авыл җирлекләре башлыклары белән аралашты.

Питрәч районында 8 эре хуҗалык һәм 60 КФХ төзелгән, шуларның 37 се терлекчелек өлкәсендә эшли. 26 КФХ төрле программалар буенча грант алучылар (Агростартап, «Яшь фермер», «Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» һ.б.) булып тора.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International