"Сугыш хатын-кыз йөзле түгел" проектының беренче этабына йомгак ясалды

2020 елның 22 июне, дүшәмбе, 17:38

Бүген Дәүләт Советының «Мәрхәмәт - Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе утырышы булды, анда «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...» социаль-гуманитар проектының беренче этабына йомгак ясалды. Чарага хатын-кыз депутатларның шәһәр һәм район берләшмәләре җитәкчеләре һәм әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре - проектта катнашучылар һ.б. чакырылган иде. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Мәрхәмәт - Милосердие” берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова искәртеп узганча, быелның февралендә старт алган “Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...” проектының төп максаты - ветераннарны хөрмәтләү, патриотизм тәрбияләү һәм Бөек Ватан сугышында катнашучы хатын-кызларның батырлыгы, тыл хезмәтчәне, сугыш балалары турындагы хәтерне яңарту һәм саклап калу.

Бүгенге көндә Татарстанда 427 ветеран хатын-кыз яши. «Кызганыч ки, хөрмәтле ветеран хатын-кызларыбыз көннән-көн бездән китә бара... Алар белән очрашырга, сөйләшергә, аларның хатирәләрен һәм теләкләрен теркәп калдырырга өлгерергә кирәк”, - диде ул.

Татьяна Ларионова хәбәр иткәнчә, республика буенча 1,4 меңгә якын новелла, интервью, истәлекләр һәм язмалар, 360тан артык документ, хатын-кыз ветераннарның гаилә архивларыннан фотографияләр һәм материаллар җыйналган. Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеран хатын-кызларга багышлап 164 күргәзмә, махсус почмаклар оештырылган. Үз-үзен изоляцияләү режимы чорында истәлекләр, хәбәрләр, интервьюлар телефон, мобиль, интернет элемтә аша алып барылган.

Утырыш барышында проектның партнерлары булган республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре чыгыш ясады.

ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләвенчә, республиканың муниципаль берәмлекләрендә социаль-көнкүреш шартлары мониторингы уздырылган, хатын-кыз ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре бүлмәләрендә ремонт-косметик эшләр башкарылган. Хатын-кыз ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары өчен картлар һәм инвалидлар интернат-йортларында уңайлы шартлар тудыру буенча «Кадерле ветеран» акциясе дәвам итә.

Мәдәният учреждениеләре тарафыннан республика хатын-кызларының хәрби үткәне турындагы материалларны популярлаштыру һәм өйрәнү буенча даими эш алып барыла, катлаулы хатын-кыз язмышлары турында музыкаль, театраль, сәнгать полотнолары иҗат ителә. ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова искәрткәнчә, февраль аеннан башлап 2,2 меңнән артык чара оештырылган, аларда 10,5 меңнән артык кеше катнашкан.

Татьяна Ларионова мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре тарафыннан  сугыш авырлыкларын үткән кешеләрнең шәхси архивларыннан бик күп истәлекләр һәм фотосурәтләр җыелуына игътибар юнәтте. Нәкъ менә шуңа күрә «Мәрхәмәт - Милосердие» берләшмәсе тарафыннан республиканың барлык муниципалитетлары катнашында тупланган сугышта катнашучы хатын-кызлар турында фотогалереяне ТР Мәдәният министрлыгына тапшыру карары кабул ителде.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина билгеләп үткәнчә, проект һәр мәктәптә балалар һәм аларның әти-әниләрен җәлеп итеп «тимурчылар хәрәкәте» үсешенә, волонтерлык командалары булдыруга ярдәм иткән. Республикада 18 меңнән артык укучы катнашындагы 1200 “тимурчылар” отряды эшли. Ветераннарга тәрбия һәм компания кирәк дигән проект күп кенә укучылар тарафыннан яратып кабул ителгән. Волонтерлык отрядлары тарафыннан һәйкәлләрне, монументларны, мемориаль корылмаларны җыештыру һәм төзекләндерү эшләре оештырылган.

Алсу Әсәдуллина сугыш елларында укытучыларның сугышчан батырлыклары турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, республикада кайбер мәктәпләр коллективлары үзләренең мәгариф учреждениеләренә фронтта булган һәм сугыш тәмамланганнан соң мәктәпләргә укытырга кайткан укытучыларның исемнәрен бирү инициативасы белән чыкканнар. Утырышта министр урынбасары  Алексеевск, Бөгелмә һәм Алабуга районнарыннан мәктәп җитәкчеләренә сертификатлар тапшырды.

Әлеге проект барыбызга да искиткеч көч-куәт бирде, дип билгеләп үтте Казан шәһәре башлыгы урынбасары Людмила Андреева. "Пандемия билгеле бер төзәтмәләр кертте, әмма проектны алга этәрүнең яңа формалары барлыкка килде. Без, барыннан да элек, хатын-кызларга патронаж оештырдык, һәр ветеранга адреслы ярдәм  булдырып, аларны азык-төлек, дарулар, саклану чаралары белән тәэмин иттек, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан бирелгән акчаларны үз вакытында алуны оештырдык», - дип сөйләде ул.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты тарафыннан социаль челтәрләрдә «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел» темасына язмаларга бәйге оештырылган, анда 4 меңнән артык кеше катнашкан.

Йомгак ясап, Татьяна Ларионова, проектның икенче этабында республиканың барлык шәһәрләренә һәм районнарына тәкъдим итү өчен, муниципаль эшләрнең иң уңышлы тәҗрибәсен гомумиләштерергә кирәк, дип билгеләп үтте. Проект кысаларында тыл хезмәтчәннәре игътибар һәм кайгырту белән чолгап алыначак.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International