Фәрит Мөхәммәтшин: "Дәүләт хакимияте органнары мөһим карарлар кабул иткәндә гомумроссия тавыш бирү йомгакларына таяначак"

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе, 12:03

"Дәүләт хакимияте органнары мөһим карарлар кабул иткәндә гомумроссия тавыш бирү йомгакларына таяначак", - дип белдерде бүген Дәүләт Советы Рәисе, Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү турындагы тәкъдимнәрне әзерләү буенча эшче төркем әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин гомумроссия тавыш бирүенең республика матбугат үзәгендә узган матбугат конференциясендә. Парламент җитәкчесе республика җитәкчелеге исеменнән сайлау участокларына килгән һәм үз ихтыярларын белдергән барлык татарстанлыларга, күзәтүчеләргә, тавыш бирү барышын яктырткан журналистларга актив гражданлык позициясе һәм җаваплылыгы өчен рәхмәт белдерде.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, Татарстанда килүчеләр саны 79,68% тәшкил иткән, кабул ителгән үзгәрешләрнең легитимлыгын күрсәтә. "Без беренче тапкыр сезнең белән тавыш бирүдә катнаштык, ул1 июль көнне генә түгел, ә бер атна дәвам итте,  – диде Дәүләт Советы Рәисе, - бу коронавирус пандемиясе чорында безнең гражданнарның иминлеге өчен шулай эшләнде".

Фәрит Мөхәммәтшин бәяләвенчә, Россиядә һәм Татарстанда яшәүчеләрнең, аерым алганда, плебисцитка кызыксынуы бик югары булган. Республикада 2,3 миллионнан артык тавыш биргәннәр. "Барлык тәкъдимнәр һәм төзәтмәләрне өйрәнү өчен күп вакыт булды. Бу алар белән сайлаучыларга, иҗтимагый оешмалар һәм сәяси партияләр вәкилләренә, Татарстанның барлык гражданнарына танышырга мөмкинлек бирде. Мине гомумән ил буенча һәм безнең республикада тавыш бирүчеләр саны шактый югары булуы гаҗәпләндерми. Битараф булмаган кешеләр бик күп, - дип басым ясады республика парламенты башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, аңлату эше дә, төрле иҗтимагый даирәләрдә төзәтмәләр турында киң фикер алышу да мөһим роль уйнаган. Дәүләт Советы Рәисе Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркемдә фикер алышуларның никадәр кызу булуын искә төшерде. Гражданнардан һәм иҗтимагый оешмалардан кергән  бер меңгә якын тәкъдиме тикшерелгән. Дәүләт Советы Рәисе ассызыклаганча, бу эшнең нәтиҗәсе булып гражданнарны социаль яклау, аларның керемнәре, медицина хезмәте, мәдәният, тел һ.б. мәсьәләләрне үз эченә алган «кешеләр өчен» эшләнгән төзәтмәләр тора. Әлеге төзәтмәләр Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы, төбәк парламентлары тарафыннан хупланган.

Фәрит Мөхәммәтшин “Бердәм Россия” вәкилләренең Конституциягә кертелгән төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең барышын актив күзәтүен билгеләп үтте. Барлыгы сайлау участокларында 6,5 меңнән артык күзәтүче эшләгән. Бөтен халык тавыш бирүен уздырганда процессның легитимлыгын нәкъ менә алар тәэмин иткән. 

"Бердәм Россия", парламент башлыгы сүзләренчә, төзәтмәләр өстендә эшләүдә актив катнашты. Бердәмроссиялеләрнең барлык тәкъдимнәре төзәтмәләр буенча эш төркеменә тапшырылган, аларның бер өлеше йомгаклау редакциясенә кергән.

Плебцит үткәрелгәч тә эш тукталмый. Үзәк сайлау комиссиясе рәсми рәвештә йомгак ясаганнан соң, Россия Президенты Россия Федерациясе Конституциясен кертелгән төзәтмәләр белән игълан итү турындагы Указ  чыгара. Күп кенә нормалар шундук үз көченә керәчәк. Әмма нигезләмәләрнең бер өлеше гамәлдәге кануннарда үсеш алырга тиеш булачак.

100 гә якын федераль закон кабул итәргә кирәк булачак. Дәүләт Советы Рәисе төбәк кануннарына да төзәтмәләр кертү мөмкинлеге булуын әйтте. Хәзерге вакытта Дәүләт Советында бу процессны  профильле комитетлар аша оештыру яки "гамәлдәге законнарга төзәтмәләрне оператив, бергәләп һәм коллегиаль рәвештә кертү"  өчен башкарма хакимият вәкилләрен кертеп  аерым эш төркеме булдыру – кайсы отышлырак булачагы хәл ителә.

Журналистлар бүген шулай ук электрон тавыш бирү темасына да кагылдылар. Исегезгә төшерәбез, Конституциягә төзәтмәләр буенча онлайн тавыш бирергә илнең ике төбәгендә генә - Мәскәү һәм Түбән Новгород өлкәсендә генә мөмкин иде. "Әгәр Татарстанда мондый эксперимент үткәрелсә, сез читтән тавыш бирер идегезме,  сайлау участогына килер идегезме?" - дип кызыксынды журналистлар.  Фәрит Мөхәммәтшин, мөгаен, тавыш бирүнең ничек оештырылуын шәхсән күрү өчен хатыны белән бергә сайлау участогына барыр идем, дип җавап бирде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International