Дәүләт Советында күп балалы гаиләләргә ярдәм чараларын арттыру турында фикер алыштылар

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе, 15:18

Бүген Дәүләт Советында күп балалы гаиләләргә ипотека торак кредитлары (заемнар) буенча йөкләмәләрне каплау өлешендә ярдәм итү мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды. Фикер алышуда депутатлар, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, шулай ук күп балалы гаиләләр әгъзалары катнашты.

Дәүләт Советы депутатлары адресына күпбалалы гаиләләрдән «Балалы гаиләләргә ипотека торак кредитлары (заемнар) буенча йөкләмәләрне каплау өлешендә дәүләт ярдәме чаралары турында"  федераль законда каралган дәүләт ярдәмен социаль ипотеканы каплау өчен тоту мөмкинлеген тудыруны сорап мөрәҗәгатьләр килә.  Шуңа күрә сорауның актуальлеген исәпкә алып, һәм мәсьәләне карауга экспертларның киң даирәсен җәлеп итеп, эш киңәшмәсе үткәрү турында карар кабул ителде.

Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин билгеләп үткәнчә, хакимиятнең муниципаль һәм төбәк органнары халыкка социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләрендә зур тәҗрибәгә ия. Әйтик, Татарстанда 2005 елдан социаль ипотека программасы гамәлгә ашырыла, аның кысаларында, парламентарий әйткәнчә, "кешеләргә түбән бәядән яхшы сыйфатлы торак тәкъдим ителә". Өстәвенә, республикада соципотекада катнашучы һәр гаиләгә бала тугач 200 мең сум күләмендә субсидия бирелә.

Федераль закон нигезендә, 2019 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәрге чорда өченче яки аннан соңгы баласы туган гражданнарга федераль бюджет хисабыннан ипотека торак кредитын тулысынча яисә өлешчә каплау өчен дәүләт ярдәме бирелә, әмма ул 450 мең сумнан да артмый. Шул ук вакытта ярдәмнең мондый чарасы бары тик торакны сату-алу килешүе буенча ипотека торак кредитларын каплау максатларында гына каралган. Төбәк торак программаларында катнашучыларга ярдәмнең әлеге төре, шул исәптән соципотека кысаларында, федераль закон белән каралмаган, чөнки соципотека килешүе дәүләт ярдәмен алу нигезе булган шартнамәләр төрләренә кагылмый.

Александр Тыгин хәзерге вакытта башкарма хакимиятнең федераль органнарына социаль ипотекада катнашучылар тарафыннан дәүләт ярдәменең күрсәтелгән чарасына хокукны гамәлгә ашыру механизмын эшләү өчен мөрәҗәгать әзерләү эше оештырылуы турында сөйләде. Аңа республикада 900ләп гаилә дәгъва итә ала һәм федераль законнарга үзгәрешләр кертү карала.

Утырыш эшендә шулай ук Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова катнашты.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International