Яшьләргә гаилә тормышына өйрәнергә кирәк

2020 елның 3 июле, җомга, 15:31

ТР Иҗтимагый палатасында “Гаиләне алып бару: яшьләрнең гаилә тормышына һәм ата-ана җаваплылыгына әзерлеген формалаштыру” дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды.

Проблемалы темага “Татарстан - яңа гасыр” - “Татарстан - новый век” иҗтимагый хәрәкәте әгъзалары инициативасы белән сөйләштеләр.  «Түгәрәк өстәл»дә Татарстан парламенты депутатлары, дәүләт структуралары һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре, галимнәр, табиблар, педагоглар, шул исәптән республика муниципалитетларыннан да вәкилләр катнашты.

- Бүген без фикер алышкан тема һәрвакыт актуаль булып кала, - диде үзенең сәламләү сүзендә ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова. - Шул уңайдан сөекле язучыбыз Туфан Миңнуллинның сүзләре искә төшә, кызганычка каршы, ул безнең белән юк инде. Туфан Абдуллович даими рәвештә "Ныклы гаилә – ныклы дәүләт" булуын искә төшерде. Гаилә мәсьәләләре дәүләтнең, хакимиятнең закон чыгару органнарының даими контролендә очраклы рәвештә генә тормый. Бу тема Социаль сәясәт комитеты өчен, шулай ук "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын-кызлар берләшмәсе өчен өстенлекле булып кала.

Светлана Захарова фикеренчә, закон дәрәҗәсендә гаилә институты нигезләмәләрен регламентлаучы ике тулы кыйммәтле документ бар - бу РФ һәм ТР Гаилә кодекслары.

- Хәзер Конституциягә төзәтмәләр белән гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү, традицион никахлашуга кагылышлы  бик мөһим нигезләмәләр беркетелгән, - диде ул.

Светлана Захарова фикеренчә, бүген дәүләт дәрәҗәсендә балаларның репродуктив сәламәтлеге мәсьәләләре аерым игътибар таләп итә. Бу бик тә мөһим - алар – киләчәктә әни һәм әти булырга тиешле егетләр һәм кызлар.

ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Тимур Кадыйров билгеләп үткәнчә, хәзерге заман яшьләре «җиңел», «клиплы» мәгълүматны тиз арада эләктереп ала, димәк, гаилә тормышының четерекле мәсьәләләре, гаилә төзү, никахтан тыш мөнәсәбәтләр турында фикер алышуда да - яшьләр белән аның телендә аралашырга кирәк.  - Гаиләне ныгыту, аның мәнфәгатьләрен яклау турында милли үзенчәлекләрне исәпкә алып сөйләшергә кирәк, һәр халыкның иң кыйммәтле әйбере - нәкъ менә гаилә, - дип ассызыклады Тимур Кадыйров.

- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына юлламасында гаилә һәм никах институтын ныгыту буенча актуаль социаль бурычларны хәл итүдә дини берләшмәләрнең һәм граждан җәмгыятенең башка институтларының катнашуын активлаштыру бурычын куйды, - дип искәртте "ТЯГ" хәрәкәтенең Югары советы башкарма комитеты рәисе, Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова. Ул хәбәр иткәнчә, социаль приютларда тәрбияләнүчеләр, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче гаиләләр белән эшләү тәҗрибәсен исәпкә алып, «Татарстан - яңа гасыр» хәрәкәте «Татарстан байлыгы» проекты кысаларында яшьләрнең гаилә тормышына һәм ата-аналар җаваплылыгына әзерлеген формалаштыру буенча социаль-психологик тренинг программасын эшләгән.

"Түгәрәк өстәл"дә сораулар төрледән-төрле булып, алар балалы гаиләләрнең сәламәт яшәү рәвеше, ЗАГС органнарының гаиләне планлаштыру һәм яшьләргә консультация бирү мөмкинлекләре, хатын-кызларның репродуктив сәламәтлеген саклау проблемалары, абортлар һәм аларның нәтиҗәләре, башкалар мәсьәләләргә кагылды.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар әлеге проблемаларны оператив хәл итүдә актив гражданнар җәмгыяте дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итәргә тиеш дигән фикергә килделәр.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International