Фәрит Мөхәммәтшин Владимир Путинның Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем әгъзалары белән очрашуында катнашты

2020 елның 3 июле, җомга, 17:01

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем әгъзалары белән очрашты. Видеоэлемтә режимында узган очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе, эшче төркем әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. Анда РФ Конституциясенә кабул ителгән төзәтмәләрне хокукый гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.

Россия Президенты Россия Конституциясенә төзәтмәләр әзерләү буенча эшче төркем әгъзаларына рәхмәт белдерде.  «Сез чын күңелдән профессиональ дәрәҗәдә, ахыргы нәтиҗәнең бөтен мөһимлеген аңлап эшләдегез. Дәүләт төзелеше өлкәсендә дөнья тәҗрибәсен, башка илләрдә конституцион хокук үсешенең заманча тенденцияләрен анализлау һәм исәпкә алу,  киң дискуссия оештыру, барлык кешеләрнең инициативаларын системалаштыру һәм гомумиләштерү – сезнең тарафтан  кертелгән зур өлеш”, - дип мөрәҗәгать итте Владимир Путин эшче төркем әгъзаларына. Аның сүзләренә караганда,  күбесе үзләре дә мөһим төзәтмәләрне керткән. “Сез, һичшиксез, үз өлкәләрегездә танылган белгечләр, Россиянең чын патриотлары", - дип ассызыклады Владимир Путин.

Президент билгеләп үткәнчә, РФ Конституциясенә төзәтмәләр халык теләге белән кабул ителгән. "Төзәтмәләр үз көченә керә. Алар кабул ителде, бернинди арттырусыз, халык ихтыяры белән, - дип белдерде ул, - илнең төп Законына кертелгән үзгәрешләр һәркемгә кагыла, һәм монда хәлиткеч сүзне Россия гражданнары гына әйтә алды».

РФ Президенты инде төзәтмәләр кабул ителгәннән һәм халыкка җиткерелгәннән соң  илнең барлык законнар базасын сыйфатлы үстерү бурычын атады. "Законнар базасы тулысынча яңартылган Конституциягә туры килергә тиеш", - диде дәүләт башлыгы.

Эшче төркем рәистәше, Федерация Советының Конституцион законнар чыгару һәм Дәүләт төзелеше комитеты рәисе Андрей Клишас сүзләренә караганда Конституциягә төзәтмәләрне гамәлгә ашыру өчен закон проектларының  күпчелеге инде  әзер һәм якын арада аларны парламентка кертәчәкләр.

Искәртеп узабыз, кичә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика законнарына төзәтмәләр кертү мөмкинлеген әйткән иде. Хәзерге вакытта, республика парламенты башлыгы сүзләренә караганда, Дәүләт Советында бу процессны ничек оештыру мәсьәләсе хәл ителә.

Утырышны тәмамлап, Владимир Путин эшче төркем әгъзаларына РФ Конституциясенә кертелгән төзәтмәләр нигезендә уртак эшне дәвам итүне сорап мөрәҗәгать итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International