Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халыклары ассамблеясе советы Башкарма комитетының яңа җитәкчесен тәкъдим итте

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе, 17:54

Татарстан халыклары ассамблеясе Советы Башкарма комитеты рәисе итеп Константин Яковлев сайланды. Бүген Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы утырышында шундый карар кабул ителде, аны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды. Башкарма комитетны беренче көннәрдән алып җитәкләгән Николай Владимиров лаеклы ялга чыгуга бәйле рәвештә бу вазыйфадан китте.

"Минем исемгә Татарстан Халыклар ассамблеясе Башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимировтан  үзен лаеклы ялга җибәрүне сорап язган гаризасы керде, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, - Белүегезчә, Николай Михайлович башкарма комитетны 2008 елдан, оешмага нигез салынганнан бирле җитәкли, куелган бурычларны үзенә хас дипломатлык һәм пөхтәлек белән нәтиҗәле һәм уңышлы башкарып килде».      

Фәрит Мөхәммәтшин, Николай Михайлович милли-мәдәни автономия җитәкчеләре белән конструктив диалог төзи алуына басым ясады. Татарстан халыклары ассамблеясе үзе, биредә  системага салынган эшләр Россиянең башка төбәкләре өчен үрнәк булып тора. "Башкарма комитетның зур казанышы шунда, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, - без халкыбызны куелган максатларга ирешү өчен берләштерә алдык".

Дәүләт Советы Рәисе Николай Владимировка күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт белдерде, нык сәламәтлек һәм иминлек теләде. Николай Владимиров, үз чиратында, хезмәттәшләренә 12 ел бергә эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим ителгән яңа җитәкче кандидатурасы таләп ителгән критерийларга тулысынча туры килүен ассызыклады. Константин Яковлев абруйлы,  бу өлкәдә эшләү тәҗрибәсе булган шәхес. Константин Геннадьевич 2008 елдан алып 2015 елга кадәр Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Рәисе урынбасары булып торды, 13 ел дәвамында Татарстанда чуваш милли-мәдәни автономиясен җитәкләде. Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, аны республикада һәм аннан читтә яхшы беләләр.

Константин Яковлев кандидатурасы милли-мәдәни берләшмәләр җитәкчеләре һәм Ассамблея Советы әгъзалары тарафыннан бертавыштан хупланды.

"Без Николай Михайлович салган традицияләрне дәвам итәчәкбез, - диде Константин Яковлев үзенең җавап сүзендә, - Ассамблеяда бердәм команда эшли. Милләтара тынычлыкны һәм республикабыз иминлеге хакына татулыкны саклау һәм үстерү өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәкмен. Алда кызыклы перспективалар күп. Ышанычыгыз өчен рәхмәт".

Бүген Фәрит Мөхәммәтшин республиканың милли сәясәтен гамәлгә ашыруда актив катнашучы Татарстан халыклары ассамблеясе Советы әгъзаларына дәүләт бүләкләре  һәм Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан истәлекле билгеләр тапшырды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International